Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Яңалыклар баганасы [30]
Укытучыга ярдәмгә [15]
Укучыга ярдәмгә [8]
Авторлык программалары [0]
Дәрес эшкәртмәләре [0]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Бөтен Россия күләмендә быел чыгарылыш сыйныф мәктәп укучылары сочинение язачаклар. Әлегә кадәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сочинение темаларын әйтмәгән иде. Шушы көннәрдә өлкән сыйныф укучылары игътибарына кайбер сочинение темалары хәбәр ителде.

Чыгарылыш сочинение темалары түбәндәгеләр (рус телендә):

  • «Недаром помнит вся Россия»,
  • «Человек и природа в отечественной и мировой литературе»,
  • «Спор поколений: вместе и врозь»,
  • «Вопросы, заданные человечеству войной»,
  • «Чем люди живы?».

Министрлык хезмәткәрләре әлеге сочинениеләр укучыларның күзаллавын киңәйтер, булачак профессияне сайларга ярдәм итәр, дип ышаналар. 

Әлеге темалардан тыш министрлыкка башка сочинение темалары да тәкъдим ителгән. Әмма РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге 5 темага гына тукталган һәм бу темаларны әлеге моментта актуаль дип саный.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 649 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 04.09.2014 | Комментарии (0)

Укучылар Бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр бирә ала (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Россиянең бөтен төбәкләрендә, укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны киметү мөмкинлеге бирә. “Шулай ук бу чара аларга белемнәрен тикшерергә, нәрсәне җентекләбрәк өйрәнергә икәнлеген ачыклау мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте ул.
Махсус үзәкләр 11 нче сыйныфны һәм узган елларда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен дә булачак. БДИ үткәрү тәртибе үзгәрү әзерлек алдында: хәзер дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан 11 нче сыйныфка кадәр укытылып бетерә торган фәннәр буенча гына тапшырырга мөмкин.
Бер елда имтиханны ничә тапкыр тапшырып карарга мөмкин икәнлеге әле төгәл билгеле түгел. Соңгы нәтиҗә итеп иң уңышлы балл сайланачак.
“Ноябрь-декабрьдә үзәкләр тулы көченә эшли башлаячак дип уйлыйм, - дип сөйләде бу хакта С.Кравцов. – Элек алар төбәктә 1-2 генә булачак, аннары үзәкләр саны арттырылачак”. БДИ тапшыру буенча махсуслаштырылган үзәкләр видеокүзәтү системасы урнаштырылган пунктларда гына була.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 409 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 04.09.2014 | Комментарии (0)

  Укучым Галлямова Динара узган уку елында      төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни- гамәли конференцияләрдә  уңышлы чыгыш ясаганы, мәктәп эшләрендә актив катнашканы өчен районыбызның хакимияте башлыгы грантына ия булды. Без Динарага киләчәктә дә яңа дан -яңа үрләр яулавын, зур җиңүләргә ирешүен телибез.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 486 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 03.09.2014 | Комментарии (0)

 

  Мәктәбебез  директоры Даутова Зөлфия Исхак  кызы  "Иң      яхшы директор" грантына лаек булды. Без аны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Аңа авыр  хезмәтендә яңадан- яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 623 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 03.09.2014 | Комментарии (0)

  Быел безнең мәктәп укытучыларының өчесе  "Иң яхшы  укытучы " грантында җиңү яуладылар. Алар: рус теле һәм әдәбияты укытучылары Лысенкова Светлана Лукъяновна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә  Зәкиевна, математика     укытучысы Галяутдинова Гөлфия Асватовналар. Мәктәбебез админстрациясе һәм укытучылар  коллективы аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлады.  

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 507 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 03.09.2014 | Комментарии (0)

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре!
"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 12 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Аннары килгән гаризалар белән экспертлар танышачаклар, бәйгедә катнашучы сайтларга бәя бирәчәкләр, урыннар билгеләнәчәк.

Быел бәйге 8 номинациядән тора:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
"Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" номинациясе
"Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе
"Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
"Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинациясе
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе
Бәйгедә катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк. Бәйгенең нигезләмәсе http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча урнашкан.

Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия, 
http://konkurs.belem.ru
belem.ru яңалыклары

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 470 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 03.09.2014 | Комментарии (0)

Бу презентация интернеттан алынды. Укытучыларга бик файдалы материал булыр дип уйлыйм.

Укытучыга ярдәмгә | Просмотров: 611 | Загрузок: 70 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 29.08.2014 | Комментарии (0)

 Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне чын күңелдән Белем көне һәм  яңа уку елы башлануы  белән котлыйм!
1нче сентябрь укучылар өчен дә, укытучылар – һәммәбез өчен дә  үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та,  юл башы  мәктәптән башлана.
 Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә    үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау  проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.
Без лаеклы рәвештә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз.  Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, Сез яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен булган мөмкинлекләрне дә гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.
           Әлеге уку елында сигез йөздән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфларга һәм уку йортлары аудиторияләренә керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез кирәкле генә түгел, ә уңышлы да булсын иде.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 954 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 29.08.2014 | Комментарии (0)

Бүген мәгариф өлкәсендә төп бурычларның берсе – 2016 нчы елга кадәр 3 яшьтән узган барлык балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды.
Аның әйтүенчә, бу юнәлештә программа проекты нигезендә, быел республика буенча балалар бакчаларында 6 мең 450 урын булдырыла, 2015 нче елда Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен 13 мең яңа урын барлыкка килергә тиеш. Бу максатларга 7,5 млрд сум акча юнәлтү планлаштырыла.
 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 488 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 24.08.2014 | Комментарии (0)

  Быел яңа уку елына багышланган Белем көне һәм тантаналы линейка гадәттәгечә 1 сентябрь көнне узачак.
Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Казанда – 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101 – Татарстан башкаласында.
Шулай ук быел республикада 1 сентябрьдә Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8 е – авыл җирлегендә.

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 517 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 24.08.2014 | Комментарии (0)

Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz