Сайт кунаклары |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Казанда 10-13 август көннәрендә узган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады.
Аның эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 200 делегат һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, РФ һәм ТР мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре катнашты. 11 августта корылтайның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында пленар утырышы узды, кичә исә, делегатлар Саба муниципаль районына барды.
|
2014 елның 11-14 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашачак. Ачылу тантанасы 12 августка планлаштырылган. Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак. |
Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген, Саба муниципаль районы белем бирү учреждениеләре белән таныша. Билгеле булганча, алар Казанга кичә ачылган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда катнашу өчен килде.
Программада делегатларның бүген Байлар Сабасы гимназиясендә, Эзмә, Килдебәк, Сатыш, Лесхоз, Тимершык авыллары урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Шәмәрдән бистәсе лицеенда, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча сәләтле балалар өчен Саба мәктәбе-интернатында, Сабаның 5 нче “Бәләкәч” балалар бакчасында булуы каралган.
|
|
Матбугат |
|
Мәгариф порталы | |
Телебез турында |
|
|