Төп бүлекләр
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 17
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Авторлык программалары

ӘСӘРГӘ ЛИНГВИСТИК АНАЛИЗ ЯСАУ

(авторлык программасы)

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

     

       Соңгы вакытта матур әдәбиятны комплекслы,  ягъни аның тел һәм әдәби эшләнешен бергә карау көн тәртибенә килеп басты. Менә шуңа күрә дә шигъриятлелекне лингвистик юнәлештә әсәрнең идея эчтәлеге белән бәйләп өйрәнү актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора.

     Язучы тарафыннан образ, сүз-сурәт тудыруда кулланган чаралар, катлаулы лингвистик күренеш  буларак, үзенә төрле планда якын килүне таләп итә.

     Матур әдәбиятта “сүз-образ” дигән термин яшәп килә. Теге яки бу шагыйрьнең, язучының теле дигән төшенчә яши. Тел – шагыйрь өчен материал, фундамент кына түгел, бәлки образлыкны тәэмин итү чарасы да.  Шагыйрьләребезнең шигъри теленә, интонациясенә милли телебезнең бар нечкәлеге, байлыгы, сүз-сурәт, сәнгатьлелек тудыру чаралары  тупланган. Шул алымнарны барлаү, тишерү - лингвистик анализның асылы булып санала.  

     Кызганычка каршы, мәктәпләрдә программада әсәрләргә  анализ ясауга вакыт аз бирелгәнлектән,  бу өлкәдә җитәрлек дәрәҗәдә эш алып барылмый. Шул уңайдан мин  югары сыйныф укучылары өчен “Шигырь  текстларына лингвистик анализ”  дигән темага  авторлык программасы төзедем. Бу курс  татар теле белән әдәбиятны бербөтен  итеп карауны күздә тота.Программаны гуманитар һәм профильле юнәлештә кулланырга мөмкин. Программа атнага  бер сәгать исәбеннән  төзелде.

     Программада укучыларның әдәби текстларны мөстәкыйль өйрәнеп, аларга тулы лингвистик анализ ясау, шагыйрьнең тел-стиль үзенчәлеген билгелү, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләрен бирү, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты да күздә тотылды.          

Программаның максаты:

●  татар  шагыйрьләренең  шигъри тел поэтикасының үзнечәлекләрен тикшерү, шигъри  тасвир чараларын билгеләү.

 ● әдәби текстны эстетик яктан бәяләү критерийлары булдыру.

Программаның бурычлары:

●  шигырь текстындагы  алымнарны барлау,   аларның һәр шагыйрь  иҗатына хас үзенчәлекләрен ачыклау;

●  шигъри телнең поэтик синтаксисын өйрәнү;

 ● әсәрләрнең сөйләм чаралары ничек оешканлыгын тикшерергә өйрәтү;

● язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен , укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү.

 

      ЭШЧӘНЛЕКНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

● укучылар төп теорик төшенчәләрне, әсәрнең сөйләм чаралары системасын, әдәби алым типларын һәм әдәби әсәргә лингвистик анализ ясауның принципларын белергә тиеш;

● тикшерү күнекмәләрен практикада файдаланырга.

 

 КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘ:

 

  ● үз сөйләмеңдә төрле тел-сурәтләү чараларын урынлы куллану;

    белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик

      сүзлекләрдән файдалана белү;
 

 ●  мөстәкыйль рәвештә сайланган текстларны комплекслы анализлауга бәйле реферат һәм эзләнү-тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү, төрле  гамәли конференцияләрдә чыгыш ясау.

 

 

                                                   ТЕМАТИК ПЛАН

 

       Тема

     Эш төре

Укучылар эшчәнлеге

Тәкъдим ителгән  шагыйрьләр.

Кереш.  (2 сәг)

1

  Тел байлыгы

Әңгәмә

Лекция.  Вакытлы матбугат

материалларыннан

файдалану

Татар шагыйрьләре иҗатына күзәтү.

 2

 Тел чаралары

Доклад

Халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану

 Ф.Яруллин, Г.Тукай, М.Җәлил иҗатлары мисалында

                         Сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе.   Аларның төрләре. (7 сәг)

 

3

 Метафора

Шигырьгә телдән анализ

Аудиоязмалар тыңлау  

Х.Әюпов, Р.Вәлиев иҗаты. 

4

Чагыштырулар

  Сүзлек белән эш

Эвристик әңгәмә

Х.Туфан, Һ.Такташ,З.Мансур иҗаты 

5

    Эпитет

Схема төзү 

Текст белән эш. 

Тел үзенчәлекләрен тикшерү

С.Хәким,З.Мансур

шигырьләре

 

 

6-7

 Метонимия

 

 

 

Сынландыру

Лингвистик эксперемент

 

 

Әңгәмә.Сүзлекләр белән эш

Төркемнәрдә иҗади эш башкару

 

Текст белән эш 

Г.Тукай шигырьләре.

 

Яраткан шагыйрьләр иҗатын анализлау

8

 Гипербола.

Литота.

Сүзлекләр белән эш

Гиперболаларны эзләү

С.Хәким,З.Мансур

шигырьләре.

9

 Күчерелмә мәгънәле сүзләр темасын йомгаклау

Доклад

Шигырьләр анализлау

Сайлап алу иреге бирелә.

 

 

III. Поэтик синтаксис.

      (8 сәг)

 

 

 

10-11

 Җөмләдә сүз тәртибе. Инверсия

 Лингвистик тәҗрибә.

Презентацияләр

белән чыгыш

 Җөмләләрдә инверсияләр

не күзәтү

Һ.Такташ , Ш.Галиев

шигырьләре.

12

 Анафора

   Практикум.

Фәнни эш төркемнәрдә

  Шигырләргә анализ. Проект эшләре башкару.

Г.Тукай, Р.Гаташ, 

Р.Миңнуллин иҗаты.

13

  Эпифора

   Тестлар эшләү

 

Һ.Такташ,

Зөлфәт  иҗаты.

14

Градация

Укучыларның чыгышлары.

Брошюралар чыгару

Х.Туфан,

С.Хәким шигырьләре.

15

Риторик сорау һәм эндәшләр

Фәнни эш

 Шигырьләргә анализ

М.Җәлил шигырьләре.

16

 Фәнни эшләрне яклау

Контроль

Конферениядә чыгыш ясау

Башкарылган эшләр буенча

17

 

Йомгаклау.

 

 

 

 

Анализлау

Шагыйрьләр

иҗаты буенча  башкарган эшләрне китапчык итеп чыгару.

 

 

                                

                                    ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ  

I.   Кереш. Тел байлыгы.

II. Сүзләрнең  күчерелмә мәгънәсе.   Аларның төрләре.

 Метафора. Күренеш, гамәл, сыйфатны үз исеме белән әйтмичә, икенче бер сүз белән белдерү метафора була.

 Метафорада төп сөйләм объекты (чагыштырылучы) үзе һәм бәйләү чаралары бөтенләй төшеп кала, ул икенче сүз белән, башка күренеш, бүтән гамәл белән алыштырыла, ягъни сөйләм объекты башка гыйбарә тарафыннан йотыла, сөйләмдә күренми.

 Метафораның барлыкка килү юлларын билгеләү.

 

Чагыштырулар. Аның төрләре.  “Бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып, янәшә китереп сурәтләүне чагыштыру дип йөртәләр.

 Чагыштыру – сүзне күчерелмә мәгънәдә куллануның иң гади төре. Чагыштыруны эченә алган әйтелмә ике кисәктән тора: чагыштырылган әйберне (күренешне) белдергән сүз һәм чагыштыру өчен файдаланылган әйбер исеме.

Чагыштыру, стилистик алым буларак, лингвистикада киң таралган алымнарның берсе булып санала Чагыштыруларның ачык күренеп торган тышкы билгеләре була. Алар: кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре; гүя, әйтерсең лә рәвешендәге теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр;  бул, ит кебек ярдәмче фигыльләр; -дай/-дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә аффикслары; рәвеш, дәрәҗә, кыяфәт кебек бәйлек ролендә йөргән сүзләр; ничек, шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә белдереләләр.

Эпитет. Поэтик текстта сурәтләү чаралары арасында эпитетлар күп кулланыла. Эпитетлар предметның, күренешнең сыйфатын, билгесен белдерәләр

 Эпитетларны гадәттә ике төрдә дип күрсәтәләр: логик һәм метафорик эпитет.  Логик  һәм метофорик эпитетлар.

Метонимия─ бер күренеш, әйбер, кешене башкасына хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. Метонимиянең метафорадан аермасы.

Сынландыру. Халык телендә җанландыру төшенчәсенең кулланылуы. Аларны җанлы сөйләмдә, фольклорда еш файдалану. Сынландыруларның стилистик вазифалары.

Гипербола -  чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Ул, күренешне, характерны, ситуацияне гадәттән тыш күпертеп, сурәтнең тәэсир көчен арттыра.

 Литота. Литотаны гиперболаның киресе дип карарга була. Шул ук вакытта алар арасында билгеле бер уртаклык та бар. Гипербола кебек литота да нормадан тайпылышны аңлата. Ул – шулай ук арттыру, тик зурайту ягына түгел, кечерәйтү ягына арттыру. Ул җанлы сөйләмдә, фольклорда күзгә чалынып китә. Язма әдәбиятта литота стиль чарасы буларак кулланыла.

III.   Поэтик синтаксис. Поэтик синтаксис лингвистик тикшеренүләр өлкәсендә әһәмиятле урынны алып тора. Поэтик синтаксисны өйрәнү – әдәби ысулларның функцияләрен анализлау һәм лексик элементларны бердәм синтаксик төзелмәләргә җыеп карау.

Инверсия. Инверсия дип, сөйләмнең тәэсир көчен арттыру өчен җөмләдә сүзләрнең гадәти тәртибен үзгәртүгә әйтәләр. Ул аеруча поэзиядә киң кулланыла.

Кабатлау алымы яки реприза (яңадан башлану, кабатлау) – синтаксик фигураларның иң еш кулланыла  торганы. Анафора. Кабатлауның еш кулланыла торганнарынан тагын берсе – анафора.

“Анафора дип гадәттә бер үк сүзнең, сүз тезмәсенең яки авазның һәр җөмлә, шигырь юлы, строфа яки абзац башы саен кабатланып килүен атыйлар”

Эпифора. Эпифора – матур әдәбиятта күбрәк кулланылучы анафораның киресе. Берничә җөмләнең, абзацның яки строфаның бер үк сүзгә яки сүзләргә бетүе эпифора ( азакка чыгару ) дип йөртелә.

 Градация – элементларны, охшаш, хәтта синоним гыйбарә яки сүзләрне санап китү. Ул, гадәттә, мәгънәне көчәйтү өчен кирәк.

Шулай ук  градация (эзлекле рәвештә күтәрелү) – чагыштыру, эпитет, метафора һәм башка төрле тасвир чараларының бер-бер артлы көчәйтелүе яки киресенчә йомшартылуы.

Антитеза (antitesis) каршы куюны белдерә. Монда да җөмләләр янәшә килә. Ләкин бер төрле күренешләр түгел, капма-каршы сыйфатлы картиналар алына, каршылык күп вакыт антонимик кискен, аермалы сүзләр белән белдерелә. Ләкин алар бер җөмлә эчендә түгел, төрле җөмләләрдә урнашалар

Риторик сорау һәм эндәшләр. Художестволы сөйләм чарасы буларак риторик сорау һәм риторик эндәшләр  жанр үэенчәлекләреннән һәм әсәрнең эчтәлегеннән чыгып төрле функция башкаралар. Аларда авторның төрле кичерешләре бирелә, чынбарлыктагы вакыйгаларга уңай һәм тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Бу шулай ук шигырь текстларында уй-фикерне көчәйтүдә, тәэсирле итүдә куәтле стилистик алым.

Фәнни эшләрне яклау.

Контроль . Йомгаклау дәресе.

 

 

                                     КУЛЛАНЫЛГАН  ӘДӘБИЯТ:

1.Курбатов Х.Р. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002.

2.Курбатов Х.Р.Сөйләү стиле үзенчәлекләре. Татар теле һәм әдәбияты. Казан, – 1983.

3.Заһидуллина.Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

4.Ибраһимов  С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. –  Казан университеты нәшрияты, 1989.

4. Якупова Г.З. Сибгат Хәким шигъриятенә лингвистик анализ. Диссертация эше, 2008.

 

9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы буенча авторлык программасы

Аңлатма язуы

Татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясе ул – дәүләт аттестациясенең укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота.

 

Укучыларны татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү татар теле укытучылары өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Шушы максатны тормышка ашыру  максатыннан «9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» дип аталучы түгәрәк программасы әзерләнде. Әлеге курс тел турындагы белем системасын бербөтен итеп күзаллауны тәэмин итә, телне даими куллану күнекмәләре формалаштыра һәм тел культурасын камилләштерә. Курс йомгаклау аттестациясенә (формасы нинди булуга карамастан) әзерләнү занятиеләре үткәргәндә нәтиҗәле.

 

Белем бирүнең яңартылган программасы юнәлеше.

Уку – танып-белү эшчәнлеге.

 

Программаның төп идеясе, яңалыгы, кирәклеге һәм педагогик максатка яраклылыгы

Программаның төп идеясе авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларны  йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы итеп әзерләү һәм кабул итү кампаниясендә көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

 

 

Белем бирү программасы түбәндәге норматив-хокукый документларга нигезләнеп төзелде:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
  3. БМОның Бала хокуклары турындагы Конвенциясе.
  4. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
  5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  6. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  7. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  8. Тукай муниципаль районы “Бәтке урта мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең үсеш программасы.
  9.  Мәктәп Уставы.
  10.  «Одаренные дети и молодежь Тукаевского района» исемле комплекслы - максатчан программа.
  11.   Тукай муниципаль районы Балаларга өстәмә белем бирү “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Уставы, «Формирование здорового образа жизни», «Воспитания и развития личности   учащихся» программалары.

 

Программаның максаты: укучыларда лингвистик, коммуникатив компетенция формалаштыру аша дәүләт йомгаклау аттестациясенә максатчан әзерләү.

 

Әлеге максат түндәге бурычларны хәл итү аша тормышка ашырыла:

  • орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләр формалаштыру;
  • әдәби тел нормаларын үзләштерү;
  • сүзлек байлыгын арттыру;
  • текст белән комплекслы эшләү;
  • бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Югарыда күрсәтелгән максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен программа компетентлы якын килү принцибына нигезләнде. Әлеге принцип укучыларда федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгән коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә.

 

Коммуникатив, лингвистик һәм этномәдәни компетенция формалаштыру механизмы:

  • коммуникатив максаттан чыгып, укуның төп төрләреннән (танышу-өйрәнү, танышу-кыскартып язу һ.б.) файдалану;
  •  кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан, шул исәптән электрон мәгълүмат чараларыннан ала белү;
  • бирелгән текст буенча фикер йөртү тибындагы сочинение язу;
  • язган текстны редакцияләү;
  • тел нормаларын язу тәҗрибәсендә саклау;
  • телдән һәм язма текстны эшкәртүнең төп алымнарын гамәлдә куллану.

 

Программа укучы эшчәнлеген оештыруның төрле төрләреннән файдалануны күздә тота:

  • күмәк эшләү
  • төркемләп эшләү
  • парларда эшләү
  • шәхси биремнәр буенча индивидуаль эшләү.

Төрле эш методлары кулланыла:

  • лекция
  • әңгәмә
  • мөстәкыйль анализ
  • таблицалар, схемалар, алгоритмнар белән эш

Программа үтәлешенең нәтиҗәлелелген тикшерү өчен, эш барышындагы һәм йомгаклау контроль эшләре планлаштырыла.

 

Программа үзенчәлекләре һәм аңарда кулланылучы төп төшенчәләр:

«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасы уртак максатлары, килешенгән методлары һәм алымнары булган гомуми нәтиҗә бирүче эшчәнлеккә корыла һәм өстәмә белем бирү шартларында яшүсмерләрнең белем һәм сәләтен үстерү хезмәт итә.

 

                                  

Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары:

 

Программаны бер елда үтәү планлаштырыла, 9 нчы сыйныф укучыларына тәгаенләнә. Занятиеләр атнага ике тапкыр 10 минутлы тәнәфес белән ике сәгать үткәрелә. Барлык сәгатьләр саны – 140 сәгать.

 

Программа укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән.  Белем бирү эчтәлеге укучыларга индивидуаль һәм дифференцияле якын килүгә нигезләнә, шуңа күрә төркемдә төрле дәрәҗәдәге үсешкә ия булган балалар берләштерелә ала.

 

                Укыту төркемнәрен формалаштыру принциплары:

Программаны нигезенә фәннилек, системалылык, аңлаешлылык тормыш белән бәйләнештә булу, аңлылык, активлык, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык һәм киләчәктә кирәкле булу кебек гомумдидактик принциплар салынган.

Белем бирүэчтәлеге, занятиеләрне формалары, төрләре һәм методары белән бәйле принциплар:

1. Занятие темаларының татар телендә бирелүче темалар белән бәйләнештә булуы.  

2. Тел материалын бирүдә системалылык.

 

3.Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу.

4. Материалны кызыклы итеп бирү принцибы. Ул кызыклы грамматик күнегүләр – уеннар, шарадалар, ребуслар чишү, табышмакларның җавапларны табу кебек алымнар куллану, рәсемнәр, слайдлар, презентацияләр ясау аша тормышка ашырыла.

5. Эшчәнлекнең гадәти булмаган, дәрестән аермалырак төрләрен һәм формаларын куллану, тел материалының яңа якларын табып, темаларны кызыклы итеп формалаштыру принцибы.  

               Белем бирүдән көтелгән нәтиҗәләр

     ●   9 нчы сыйныф укучысының лингвистик компетенциясе дәрәҗәсен билгеләүче белем-күнекмәләр комплексына ия булуы;

     ●  укылган текст буенча мәктәп курсының төрле бүлекләренә караган тест биремнәрен (җавапларны сайлап алу яки язу рәвешендәге) эшли алу;

    ●  башлангыч тексттагы мәгълүматны эшкәртү формаларыннан файдалана белү;

    ● тест биремнәре белән эшли белү: укытучыдан башка, мөстәкыйль рәвештә биремнең мәгънәсен аңлау;

    ● биремнәрдә күрсәтелгән инструкцияне аңлап, төгәл үтәү;

    ● биремнәрне эшләү өчен вакытны дөрес бүлә белү;

    ● программа кысаларында тиз арада монологик һәм диалогик сөйләм оештыра алу;

    ●  имтихан бланкларын дөрес итеп тутыра белү;

    ●  дәүләт йомгаклау аттестациясендә эшләрне бәяләү критерийларын белү.

 

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

 «9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы

                         белергә/аңларга тиеш

 

  • текст белән эшләүнең төп кагыйдәләрен;
  • төп сурәтләү чараларын;
  • татар теле стилистикасы буенча төп мәгълүматны;
  • орфографик кагыйдәләрне, синтаксик и пунктуацион нормаларны;

                                                   

эшли белергә тиеш

 

  • сурәтләү чараларын тексттан табу;
  • сәнгатьлелек ягыннан текстны анализлый белү;
  • сүзләр һәм гыйбарәләрнең кайсы стильгә каравын билгели алу;
  • стилистик синонимнар белән эшләү;
  • бирелгән текст белән эшләгәндә, орфографиядән алган белемнәрне куллану;
  • бирелгән текст белән эшләгәндә, синтаксис һәм пунктуациядән алган белемнәрне файдалану.

 

Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә (көндәлек тормышта) түбәндәгеләр өчен куллана алу:

  • татар телен халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәте буларак тану;
  • коммуникатив күнекмәләрне камилләштерү;
  • мөстәкыйльлекне һәм интеллектуаль сәләтне үстерү, телне кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үз мөмкинлекләреңне үстерүдә файдалану.

 

 

Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2017
    Используются технологии uCoz