Сайт кунаклары |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Энгель Фәттахов: Заман бүген бездән ике телне генә түгел, ә өч телне белгән һәм өч телдә дәрес бирергә сәләтле кадрлар әзерләүне таләп итә
| 16.08.2014, 17:41 |
Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли мәктәпләр өчен татар, рус телендә предметны камил аңлата алган, үз фәнен яхшы белгән иҗади белгечләр әзерләмәсәк, милли мәктәп язмышына куркыныч яный дигән сүз. Ул гына да түгел, заман бүген бездән ике телне генә түгел, ә өч телне белгән һәм өч телдә дәрес бирергә сәләтле кадрлар әзерләүне таләп итә”, - дип басым ясады Энгель Фәттахов.
Министр билгеләп узганча, бу юнәлештә әле проблемалар шактый күп. Бүгенге көндә югары уку йортларында татар телендә белем бирүче педагогогларны әзерләү төркемнәре бетеп бара. Аның әйтүенчә, агымдагы уку елында министрлык тарафыннан 2020 елга кадәр педагог кадрларга булган ихтыяҗ тупланды, анализланды, Казан федераль университетына заявка җибәрелде.
“Милли мәктәпләрне туган телдә белем бирергә сәләтле педагоглар белән тәэмин итү өчен, татар төркемнәрен булдыру, аларның эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыру кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов КФУ вәкилләренә. Ул “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”нда югары уку йортларында татар телендә белем бирү өчен укыту-методик әсбаплар әзерләү өчен акча каралганын белдерде.
Министр фикеренчә, милли кадрлар әзерләү эшен мәктәп яшеннән үк башлау отышлы. “Шуны исәпкә алып, 2013 елда Арча педагогика көллияте базасында милли мәгариф үзәге төзелде. Әлеге уку йортында булачак педагогларны 7 нче сыйныфтан әзерли башлыйбыз. Алга таба Минзәлә көллияте базасында шундый ук юнәлештә эш оештыру планлаштырыла. Уку йортлары интернат тибында, Россия төбәкләреннән килгән укучылар өчен дә биредә белем алу мөмкинлеге бар”, - дип белдерде ул.
Корылтайда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгышында, төбәкләрдә миллилек белән бәйле вәзгыятьнең милли мәгариф аша бәяләнүен ассызыклап үтте. Аның фикеренчә, татар телендә белем бирә торган мәктәп булмаса, милли җанлылык турында сөрән салып йөрү дә урынсыз.
Корылтайда "Татар теле һәм әдәбияты өлкәсендәге уку-укыту һәм фәнни-методик эшчәнлекнең төп юнәлешләре: Казан федераль университеты тәҗрибәсе" темасына доклад белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, "Гомумбелем бирү мәктәпләрендә татар әдәбияты: заманча таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр" темасына ТР Фәннәр академиясенең гыйльми секретаре, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина чыгыш ясады.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
|
Категория: Яңалыклар баганасы | Добавил: Гельсиня1
|
Просмотров: 454 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Матбугат |
|
Мәгариф порталы | |
Телебез турында |
|
|