Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина “Тукай модернистмы?” дигән сорауга җавап бирә. Галимә татар әдәбиятында модернизм юнәлеше, аның килеп чыгу һәм үсеш этаплары, үзенчәлекләре, иң күренекле тарафдарлары хакында фикер уртаклаша.
Шулай ук сайтта филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановның “Зәңгәр шәл”нең сере нидә?” лекциясе урын алган. Галим спектакль ни өчен популяр, үз вакытындагы һәм хәзер аның акутальлеге нәрсәдә булуы турында сөйли, идеясе һәм сюжет үзенчәлекләрен барлый.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин лекциясе “Курай татарныкымы?” дип атала һәм анда татар халык музыка уен коралларының килеп чыгышы, татарлар тормышындагы урыны хакында сүз бара.
Филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова “Татар теле: озын сүзнең кыскасы” дип исемләнгән лекциясе татар теленең дөнья телләре арасындагы урыны һәм төп үзенчәлекләре турында.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова исә Сабан туе бәйрәменең килеп чыгышы, аның борынгы мәгънәсе һәм эчтәлеге, хәзерге вакытта югалган йолалары хакында сөйли.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
|