Югарыда күрсәтелгән максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен программа компетентлы якын килү принцибына нигезләнде. Әлеге принцип укучыларда федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгән коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә.
Коммуникатив, лингвистик һәм этномәдәни компетенция формалаштыру механизмы:
- коммуникатив максаттан чыгып, укуның төп төрләреннән (танышу-өйрәнү, танышу-кыскартып язу һ.б.) файдалану;
- кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан, шул исәптән электрон мәгълүмат чараларыннан ала белү;
- бирелгән текст буенча фикер йөртү тибындагы сочинение язу;
- язган текстны редакцияләү;
- тел нормаларын язу тәҗрибәсендә саклау;
- телдән һәм язма текстны эшкәртүнең төп алымнарын гамәлдә куллану.
Программа укучы эшчәнлеген оештыруның төрле төрләреннән файдалануны күздә тота:
- күмәк эшләү
- төркемләп эшләү
- парларда эшләү
- шәхси биремнәр буенча индивидуаль эшләү.
Төрле эш методлары кулланыла:
- лекция
- әңгәмә
- мөстәкыйль анализ
- таблицалар, схемалар, алгоритмнар белән эш
Программа үтәлешенең нәтиҗәлелелген тикшерү өчен, эш барышындагы һәм йомгаклау контроль эшләре планлаштырыла.
Программа үзенчәлекләре һәм аңарда кулланылучы төп төшенчәләр:
«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасы уртак максатлары, килешенгән методлары һәм алымнары булган гомуми нәтиҗә бирүче эшчәнлеккә корыла һәм өстәмә белем бирү шартларында яшүсмерләрнең белем һәм сәләтен үстерү хезмәт итә.
Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары:
Программаны бер елда үтәү планлаштырыла, 9 нчы сыйныф укучыларына тәгаенләнә. Занятиеләр атнага ике тапкыр 10 минутлы тәнәфес белән ике сәгать үткәрелә. Барлык сәгатьләр саны – 140 сәгать.
Программа укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Белем бирү эчтәлеге укучыларга индивидуаль һәм дифференцияле якын килүгә нигезләнә, шуңа күрә төркемдә төрле дәрәҗәдәге үсешкә ия булган балалар берләштерелә ала.
Укыту төркемнәрен формалаштыру принциплары:
Программаны нигезенә фәннилек, системалылык, аңлаешлылык тормыш белән бәйләнештә булу, аңлылык, активлык, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык һәм киләчәктә кирәкле булу кебек гомумдидактик принциплар салынган.
Белем бирүэчтәлеге, занятиеләрне формалары, төрләре һәм методары белән бәйле принциплар:
1. Занятие темаларының татар телендә бирелүче темалар белән бәйләнештә булуы.
2. Тел материалын бирүдә системалылык.
3.Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу.
4. Материалны кызыклы итеп бирү принцибы. Ул кызыклы грамматик күнегүләр – уеннар, шарадалар, ребуслар чишү, табышмакларның җавапларны табу кебек алымнар куллану, рәсемнәр, слайдлар, презентацияләр ясау аша тормышка ашырыла.
5. Эшчәнлекнең гадәти булмаган, дәрестән аермалырак төрләрен һәм формаларын куллану, тел материалының яңа якларын табып, темаларны кызыклы итеп формалаштыру принцибы.
Белем бирүдән көтелгән нәтиҗәләр
● 9 нчы сыйныф укучысының лингвистик компетенциясе дәрәҗәсен билгеләүче белем-күнекмәләр комплексына ия булуы;
● укылган текст буенча мәктәп курсының төрле бүлекләренә караган тест биремнәрен (җавапларны сайлап алу яки язу рәвешендәге) эшли алу;
● башлангыч тексттагы мәгълүматны эшкәртү формаларыннан файдалана белү;
● тест биремнәре белән эшли белү: укытучыдан башка, мөстәкыйль рәвештә биремнең мәгънәсен аңлау;
● биремнәрдә күрсәтелгән инструкцияне аңлап, төгәл үтәү;
● биремнәрне эшләү өчен вакытны дөрес бүлә белү;
● программа кысаларында тиз арада монологик һәм диалогик сөйләм оештыра алу;
● имтихан бланкларын дөрес итеп тутыра белү;
● дәүләт йомгаклау аттестациясендә эшләрне бәяләү критерийларын белү.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы
белергә/аңларга тиеш
- текст белән эшләүнең төп кагыйдәләрен;
- төп сурәтләү чараларын;
- татар теле стилистикасы буенча төп мәгълүматны;
- орфографик кагыйдәләрне, синтаксик и пунктуацион нормаларны;
эшли белергә тиеш
- сурәтләү чараларын тексттан табу;
- сәнгатьлелек ягыннан текстны анализлый белү;
- сүзләр һәм гыйбарәләрнең кайсы стильгә каравын билгели алу;
- стилистик синонимнар белән эшләү;
- бирелгән текст белән эшләгәндә, орфографиядән алган белемнәрне куллану;
- бирелгән текст белән эшләгәндә, синтаксис һәм пунктуациядән алган белемнәрне файдалану.
Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә (көндәлек тормышта) түбәндәгеләр өчен куллана алу:
- татар телен халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәте буларак тану;
- коммуникатив күнекмәләрне камилләштерү;
- мөстәкыйльлекне һәм интеллектуаль сәләтне үстерү, телне кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үз мөмкинлекләреңне үстерүдә файдалану.
Югары категорияле татар теле укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызының «9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасының эчтәлеге
№ п/п
|
Эчтәлек
|
Бар-лык сәгатьләр саны
|
Сәгатьләр саны
|
Үткәрү вакыты
|
Теоритик
|
Прак
тик
|
1
|
Кереш өлеш. БРТ га әзерләнүнең максаты, бурычлары, төзелеше. Методик әсбаплар белән таныштыру.
|
3
|
2
|
1
|
|
2
|
Фонетика. Орфоэпия. Графика.
|
9
|
3
|
6
|
|
3
|
Морфемика һәм сүз ясалышы
|
7
|
4
|
3
|
|
4
|
Лексикология
|
23
|
14
|
9
|
|
5
|
Морфология
|
36
|
22
|
14
|
|
6
|
Синтаксис
|
20
|
8
|
12
|
|
7
|
Орфография. Пунктуация
|
11
|
4
|
7
|
|
8
|
Стилистика
|
5
|
2
|
3
|
|
9
|
Тел һәм мәдәният
|
2
|
1
|
1
|
|
10
|
Имтиханга әзерлек
|
36
|
4
|
32
|
|
|
Барлыгы
|
152
|
64
|
88
|
|
|