Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Яңалыклар баганасы [30]
Укытучыга ярдәмгә [15]
Укучыга ярдәмгә [8]
Авторлык программалары [0]
Дәрес эшкәртмәләре [0]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Файлы » Яңалыклар баганасы

В категории материалов: 30
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 3 »

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам

4нче ноябрьдә 19 сәгатьтә ТНВ каналында эфирга чыгучы «Белем доньясы» тапшыруы Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү, гимназия-интернатлар челтәре, аерым алганда быел үзенең беренче юбилеен бәйрәм итүче Актаныш сәләтле балалар өчен гимназия-интернаты эшчәнлеге темаларына багышланачак.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бу шатлыклы вакыйгага тагын бер бәйрәм өстәлде: интернатта 100 урынлык яңа бина ачылды.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 665 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 04.11.2016 | Комментарии (0)

2016нчы елның 3нче ноябрендә белем бирү сыйфатын тикшерү республика системасы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының база мәктәпләренең башлангыч сыйныф һәм фән укытучылары өчен бердәм дәүләт имтиханының контроль-тикшерү материаллары буенча диагностик тест узачак.

База мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тикшерү предмет эчтәлеге буенча белемнәрендә бушлык булган укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Нәтиҗәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында каралмаячак. Алар турыдан-туры мәктәпләргә һәм районнарның мәгариф идарәсе органнарына җибәреләчәк. Тест нәтиҗәләрен беркем дә, шул исәптән мәктәп администрациясе дә, оештыру карарлары кабул итү өчен кулланмаячак. 

Тест нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылар өчен квалификация күтәрү программаларын төзегәндә исәпкә алачак.

2016-2017нче елларда беренче категорияле укытучылар, беренче һәм югары категориягә аттестация үтүче укытучылар тестлардан азат ителә.

Быел беренче мәртәбә тестларда башлангыч сыйныф укытучылары да катнашачак. Бу тестлар өчен материалларны Казан педагогия көллияте директоры А.Г. Җәлалова җитәкчелеге астында көллият белгечләре әзерли. Анда педагогика һәм психология буенча сораулар булачак.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 581 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 04.11.2016 | Комментарии (0)

22 июньдә Арчада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләре буенча коллегия утырышы узачак.  Коллегияда катнашучылар квалификация күтәрү, кабаттан әзерләү һәм әзерләү  системасын заманчалаштыру, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик озатып бару үзенчәлекләре, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча заманча технологияләр һәм актуаль аспектлар һ.б.турында фикер алышачаклар. 

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 561 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 18.06.2016 | Комментарии (0)

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару буенча Илкүләм ата-аналар комитеты инициативасын шәрехләде. Кичә шундый үтенеч белән ТР Президентына юлланачак мөрәҗәгатькә имзалар җыела башлаганын искәртик.

Элек министр, күп укучылар өчен БДИ "үз белемнәренә генә таянып, илнең әйдәп баручы вузларына керү мөмкинлеге биргән киләчәккә лифт" булды, дип билгеләп үтте.

Шул ук вакытта Фәттахов ассызыклаганча, БДИ бер урында тормый, үсеш ала, чыгарылыш укучыларына иҗади осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирә: "Ике елда җиде фән буенча БДИдан тест алынды, чит ил телләре буенча инша, телдән имтихан кертелде, математика буенча БДИ база һәм профиль өлешенә бүленде".

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 611 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 19.05.2016 | Комментарии (0)

Казанда 3-7 июньдә туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиада үткәрү планлаштырылган. Май ае башында онлайн-тестлаштыру рәвешендәге читтән торып сайлап алу турыннан соң, ә анда 3 меңләп 8, 10 нчы класс укучылары катнашыр дип көтелә (былтыр 2,7 меңләп булган), көндезге этапта 200ләп катнашучы Казанда Универсиада авылында торачак (былтыр 100 кеше килгән). Олимпиаданы башлау тантанасы ТР халыкларының Дуслык йортында була. Искәртеп үтик: туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиаданың беренчесе 2014 елда уздырылган иде.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 635 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 19.05.2016 | Комментарии (0)

13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмә барышында 2016 елда 9 һәм 11 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына максатчан кабул итүнең гамәлгә ашырылуы һ.б. хакында сүз барды. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар 2016 елда мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабы нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 635 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 19.05.2016 | Комментарии (0)

Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.

Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.

Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Татар халкы каян килеп чыккан?” темасына лекция тыңларга мөмкин. Анда татар халкының килеп чыгышы турында нинди теорияләр булуы, аларның көчле һәм йомшак яклары хакында сүз бара.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 626 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 09.03.2016 | Комментарии (0)

 2016 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2016 елга бурычлар" дип аталган темага узачак йомгаклау коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары И.Ш.Халиков катнашуы көтелә.

Турыдан-туры трансляциягә сылтама: http://letaitv.ru/mon/

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 616 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 31.01.2016 | Комментарии (0)

22 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ачык ишекләр көне кысаларында, республиканың мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, “Парламент дәресе-2016” проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырулы иде.

ТР парламентында үткәрелгән чарада республика закон чыгару органы дипутатлары, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Очрашу ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Парламент дәресе - 2016” проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова рәислегендә үткәрелде.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 527 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня | Дата: 23.01.2016 | Комментарии (0)

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, әлеге министрлык каршында оешкан “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашучылар фикер алышты.

Утырышта 2015 елда дәүләт программасының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга перспективалары хакында сөйләштеләр.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 495 | Загрузок: 32 | Добавил: Гельсиня | Дата: 22.01.2016 | Комментарии (0)

1-10 11-20 21-30
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz