Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Яңалыклар баганасы [30]
Укытучыга ярдәмгә [15]
Укучыга ярдәмгә [8]
Авторлык программалары [0]
Дәрес эшкәртмәләре [0]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Файлы » Яңалыклар баганасы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия корылтае резолюциясе кабул ителде
16.08.2014, 17:38

Казанда 10-13 август көннәрендә узган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады.
Аның эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 200 делегат һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, РФ һәм ТР мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре катнашты. 11 августта корылтайның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында пленар утырышы узды, кичә исә, делегатлар Саба муниципаль районына барды.
Күпмилләтле дәүләт шартларында милли телләр һәм мәдәниятләр, төбәкләрдә яшәп килгән традицияләр һәм үзенчәлекләр үсеше өчен шартлар тудыру максатында алып барылырга тиешле зарур эшчәнлек итеп, корылтай делегатлары түбәндәге юнәлешләрне ассызыклый: Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән берлектә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерү эшен дәвам итәргә; РФнең төрле төбәкләрендәге татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методика әсбапларына, Россия субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары тарафыннан үз вакытында заказларның бирелүенә һәм мәгариф оешмаларының дәреслекләр белән тәэмин ителүенә ирешергә; Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кулланырга хокуклы булган, федераль белем бирү стандартлары таләпләренә җавап биргән V-IX , X-XI сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре төзү буенча эшне дәвам итәргә; Россия Федерациясендәге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган (татар) телне куллану даирәсен киңәйтергә; югары уку йортлары белән берлектә, татар мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү эшен оештырырга; сәләтле балалар өчен укыту-тәрбия процессы татар телендә алып барыла торган интернат тибындагы күп профильле белем бирү оешмалары булдыру эшен тормышка ашырырга; татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү максатыннан, укыту процессына инновацион технологияләрне кертүне активлаштырырга; “Татар теле һәм әдәбияты”, “Татар мәктәбендә сыйныф укытучысы”, “Музыка укытучысы” белгечлекләре буенча югары уку йортларына абитуриентлар өчен кызыксындыру чараларын булдырырга; татар теле һәм әдәбиятыннан III халыкара олимпиаданың форматын киңәйтергә; “Илһам” яшь әдипләр бәйгесен россиякүләм дәрәҗәдә үткәрү эшен җайга салырга; укытучыларның татар теле һәм татар әдәбияты белән кызыксынуын үстерү максатыннан, туган телдә интернет-бәйгеләр оештырырга һәм башкалар.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Категория: Яңалыклар баганасы | Добавил: Гельсиня1
Просмотров: 500 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz