Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Яңалыклар баганасы [30]
Укытучыга ярдәмгә [15]
Укучыга ярдәмгә [8]
Авторлык программалары [0]
Дәрес эшкәртмәләре [0]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Файлы » Яңалыклар баганасы

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе Саба районында узды
16.08.2014, 17:45

Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм август киңәшмәсе узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнашты. Киңәшмә "Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган иде. Бу киңәшмәдә шулай ук узган елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы планнар турында сүз барды.
“Бүген Татарстан инновация өлкәсендә зур үсешләр кичерүче республика булып тора. Татарстан үзендә иң яхшы технологияләрне үстерү буенча зур эш алып бара. Россиядә беренече нанотехнологияләр паркы да бездә ачылды. Төбәкнең инновацион үсешен мәгарифтән башка күз алдына китереп булмый. Без, дөнья трендларын исәпкә алып, алга барырга тиеш. Бу эшне балалар бакчасыннан башлау мөһим. Мәгариф өлкәсендә дә бездә зур үсеш бар. Татарстан, актив рәвештә, Россия һәм Халыкара тәҗрибәгә таянып эш итә. Әмма бу гына аз, без киләчәкне алдан күреп эшләргә тиешбез”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып.
Президенттан соң сүзне ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алды. “Бу ел җиңел булмады, чөнки “Мәгариф турында”гы федераль законга таянып без быел беренче тапкыр эшләдек, һәм зур уңышларга ирештек”, - диде ул чыгышын башлап һәм узган уку елында башкарган эшләргә хисап тотты.
Энгель Фәттахов гомуми белем бирү мәктәпләрендә башкарылган эшләр, республиканың мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлар белән таныштырды, уздырылган конкурслар хакында сөйләде.
“Республика бүген 2030 нчы елга кадәр үсеш планы белән эшли. Татарстан киләчәктә дә инновацияләр үсеше төбәкләре арасында лидерлыкны бирмәскә тиеш. Инновацион үсеш нигезендә инновацион белем бирү ята. Безнең гомуми белем бирү учреждениеләрен һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмалаучылар хәзерге үзгәрешләрдә тиз арада җайлашырга тиеш”, - диде ул.
Министр шулай ук белем бирү дәрәҗәсе түбән булган мәктәпләргә шелтә дә белдерде, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны түбән балларга бирүче мәктәпләрне, район мәгариф бүлекләрен санады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең инновацион технологияләр белән җиһазландырылуы, балаларга яңа технологияләрне кечкенә яшьтән өйрәтергә кирәклеге хакында да сүз алып барды.
“Милли мәгариф оешмалары эшләрен оештыру әле һаман да тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган”,- диде ТР мәгариф һәм фән министры, һәм милли мәгариф турында һәм татар теле белән рус телендәге белем бирү бер дәрәҗәдә булырга тиешлеге хакында әйтеп үтте, татар теле буенча белем бирүче укытучылар кадрлары җитмәвенә басым ясады. Татар телен өйрәтү буенча эшләнелгән эшләргә дә тукталды. Министр докладында өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген дә яктыртты.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Категория: Яңалыклар баганасы | Добавил: Гельсиня1
Просмотров: 475 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz