Сайт кунаклары |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
22 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ачык ишекләр көне кысаларында, республиканың мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, “Парламент дәресе-2016” проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты. Чарага барлыгы 99 педагог чакырулы иде.
ТР парламентында үткәрелгән чарада республика закон чыгару органы дипутатлары, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Очрашу ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Парламент дәресе - 2016” проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова рәислегендә үткәрелде. |
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, әлеге министрлык каршында оешкан “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашучылар фикер алышты.
Утырышта 2015 елда дәүләт программасының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга перспективалары хакында сөйләштеләр. |
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың читтән торып үтү туры тәмамлануы турында хәбәр итә. Йомгаклау турына үтү баллары Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтында урнаштырылган, нәтиҗәләр белән танышу өчен киләсе сылтама буенча үтә аласыз: http://abiturient.kpfu.ru.
Татар теленнән IV Халыкара олимпиадада «Татарстан Республикасының рус телендә белем бирү оешмаларының рус теле укучылар төркеме» категориясендә катнашкан һәм иң күп балл җыйган (45б. – 100%) 8,9,10,11 сыйныф укучылары өчен 2016 елның 15 нче гыйнварыннан 21нче гыйнварына кадәр өстәмә тур үткәрелә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың төп турына узган укучылар һәм студентлар исемлеге 2016нче елның 31 гыйнварына кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты рәсми порталында һәм Министрлык сайтында урнаштырылачак. |
"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел 60 ка якын гариза килде.Шушы көннәрдә бәйгегә килгән гаризалар белән Татнет экспертлары һәм жюри әгъзалары таныша башлаячак. Октябрь аенда бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
чыганак: белем.ру |
Укучыларга татар теленнән имтиханга әзерләнү өчен төрле варианттагы эшләр тәкъдим ителә. |
Сочинение үрнәкләре укучыларга имтихан биргәндә әзерләнергә ярдәмлек. Бу үрнәкләр интернет чыганаклардан алынды. |
Сочинениене ничек язарга? |
Бүген Казанда "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр" темасына "түгәрәк өстәл" узды. Аны “Мәгариф” журналы редакциясе оештырды.Утырышта галимнәр, дәреслек авторлары, укытучылар һәм шушы темага мөнәсәбәте булган затлар катнашты. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов башлап җибәргән сөйләшүне алга таба бүлек мөхәррире Сания Әхмәтҗанова алып барды. Утырышта әдәбият дәреслекләре буенча яңа укыту программасының эчтәлеге, шул программаларны тормышка ашыру шартлары һәм укучылар алган белем нәтиҗәләре хакында сүз булды. "Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу бик авыр булды, чөнки моңа кадәр язылган дәреслекләр юк. Рус мохитендә тәрбияләнгән баланы кызыксындыру бик җиңелләрдән дип булмый", - диде рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина.
|
2013-2014 нче уку елында үткәрелгән түгәрәк эшенә анализ |
Бу мәкаләдә укытучыларга хас сыйфатлар ачык яктыртылган. |
|
Матбугат |
|
Мәгариф порталы | |
Телебез турында |
|
|