Төп бүлекләр
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

                                                                                            

 

                                                                                Мастер-класс эшкәртмәләре

           ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ- ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ

 

Максат һәм бурычлар :

           -татар әдәби теленең әйтелеш нормаларын бозмыйча, проблеманы аңлап,   һәркемнең үз фикерен белдерә алуы;

            -  тел сурәтләү чараларын дөрес билгеләү,   лингвистик анализ ясарга өйрәтүне дәвам итү;

           - яңа технологияләр, алымнар  кулланып,   укучыларның  табигать күренешләренә, аның матурлыгына  төрле яклап бәя бирә алуларына ирешү.

Җиһазлау:  проектор, экран, презентация, картина. Г.Тукай шигырләре һ.б.

 

Укытучы. Бүгенге көн баласын туган теленә, халкыбызның рухи кыйммәтләренә игътибарлы, гореф-гадәт, йолаларыбызны хөрмәт итеп,  әхлак нормаларына таянып яши торган кешеләр итеп ничек тәрбияләргә? Нинди алымнарны эшкә җигәргә? Баланы ничек кызыксындырырга, битарафлыктан ничек арындырырга?  Ничек гамьле итәргә.? Һәр укытучы үз алдына бу сорауларны куймый калмыйдыр, мөгаен. Әдәбият  укытучысы бигрәк тә.

Әдәбиятта матурлык турында язмаган, сихри пейзажлар, урман –кырлар,  елга- күлләр, күркәм, үрнәк образлар тудырмаган  шагыйрьләр, язучылар юк.  Шуңа да әдәбият -  үзе матурлык ул , шуңа да матур әдәбият ул. Ләкин һәр язучының, шагыйрьнең  матурлыкка үз карашы, үз фикере, үз тасвирламасы бар. Матурлык әдәбиятта күп һәм киң итеп  языла, чөнки ул әсәрнең нигезе.

Туган телебез сагында торучы, туры юл күрсәтүче йолдыз, маягыбыз ул – һичшиксез, Тукай. Тукайның үлемсез поэзиясе аша баланың эчке дөньясын беатуның нинди гади, кулай, тиз башкарыла торган ысул-алымнары бар. Бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк.

- Эмоциональ тәэсир итү алымы.

“Туган авыл” җыры тыңлана.

Укытучы. Җырны тыңлаганда сездә нинди хисләр туды?

  1.  Сорау:                                            Көтелгән җавап:

1. Нәрсә ул хис?                                  Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.

Фикерләрнең дөреслегенә ышану өчен. “Татар  теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән хис төшенчәсенең мәгънәсе укыла.(сдайдта яктыртыла).

2 Хис туу өчен нинди               Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне

 шартлар кирәк?                        тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.

  1. Хиснең нинди                        Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук юану

сыйфатлары бар?                      да хиснең бер сыйфаты.

4. Нинди хисләр була?              Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт,

                                                    горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт

                                                        хисләре.

Ә бу җырда нинди хисләр чагылыш таба? Һәр укытучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану)

Ничек итеп  без матурлыкны тоябыз? (4 слайд)

     Җәйге   табигать күренеше сурәтләнгән  картина тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә карауга укучы нәрсә тоя? Җаваплар тыңлана.(Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап,  андагы матурлыкка сокландык.)

          Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт  матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан - яңа  тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә соклану күңел юшкыннарын юа.(5 слайд)

         Картинада нәрсәләргә сокландык? ( Сихри күлгә, аллы – гөлле чәчәкләргә, биек тауларга, саф чиста һавага)

Укытучы. Сезнең каршыгызда табигать турында шигырьләр ята. Сез шулар арысыннан Г.Тукай шигырьләренең картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтегез әле. (Катнашучылар шушы шигырьләрне эзлиләр).

Укытучы. Г.Тукай  - сүз остасы. Шигырьне ул күңелне тибрәтерлек итеп сурәтләп бирә.  Тукай  өчен табигать күренешләре зур илһам чыгынагы булып тора. “Иртә”, “Җир йокысы”, “Ай һәм кояш”, “Кояшка бер сүз”, “ Туган авыл”, “Туган җиремә”  һ.б.шигырьләрендә шул ачык чагыла. Аның шигырьләрендә  сурәтләү чаралары зур урын алып торалар.  Әйдәгез әле, үзегезне   лингвистлар итеп күз алдыгызга китерегезһәм биремне игътибар белән тыңлагыз. Бирем    ике төркемгә   бирелә. Беренче төркем алда яткан шигырьләрдән чагыштыруларны, икенче төркем эпитетларны эзли.

Эшкә керешкәнче  сурәтләү чараларына  аңлатма бирелә.

Чагыштыру - бер предметны яки күренешне икенче предметка һәм күренешкә охшатып әйтүне белдерә.

Чагыштырулар.

Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көтеп,

Ялтырап,  җәелеп ята күлләр, сихерле көзге  күк.

                                                                  (Җәйге таң хатирәсе)

 

Урман шаулавы,

Кошлар сайравы.

Күкләр күкрәве,

Яңгыр аннары.

                                                                    (Җир йокысы)

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

                                                                     (Бала белән күбәләк)

 Яктыра кала, урамнар,

 Кырлар, якты урманнар.

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

                                                                       (Иртә)

Юкә,  каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә- аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.       (Шүрәле)

 

Ак, кызыл , ал , зәңгәр,  яшелдән чәчәкләр;

Һәр тарафка  тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.

                                                                           (Шүрәле)

Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көтеп,

Ялтырап,  җәелеп ята күлләр, сихерле көзге  күк.

Урман шаулавы,

Кошлар сайравы.

Күкләр күкрәве,

Яңгыр аннары.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Яктыра кала, урамнар,

 Кырлар, якты урманнар.

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

 

Юкә,  каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә- аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.                                                                                                   

Ак, кызыл , ал , зәңгәр,  яшелдән чәчәкләр;

Һәр тарафка  тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.

Алар ап-ак балыклар күк Йөзәләр иртәдән кичкә кадәр. Шунда туңып бетмичә Ярга чыкмыйлар һич тә. (Җәй көнендә) Карны җиңгән күк, Төшә җиргә Тонык ай яктысы; Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе. (Буран) Саргая таллар, Усаклар, алмагачлар һәм каен. Хәстә төсле, арта Сары төс аларда Көн саен. ( Чыршы) Йоклый шунда йолдызлар да өелеп Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. (Ай һәм кояш) Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем. (Көз) Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат. Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Шүрәле) Эпитетлар. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп Ай ялтырый. Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый (Пар ат) Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. (Көз) Ул авылның .-һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. (Шүрәле) Яхшы, хуш, батты кояш.йокларга яттым кич белән; Өй эче тулы иде кичке һава, хуш ис белән.

Эпитет- күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне аеруча бизәп тора һәм аны табарга да җайлы. (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Соңыннан анализ ясала).

Укытучы. Димәк без шигырләргә лингвистик анализ ясадык.

Укытучы.Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, аны сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра. Әйдәгез, бергәләп  интерактив алымны кулланып карыйк. Мультфильм күрсәтелә. Катнашучылар мультфильмның исемен әйтергә һәм аны сәхнәләштерергә тиеш була.

 Укытучы. Сез педагогик реклама турында ниләр беләсез? Нәрсә ул педагогик реклама?  (Укытучыларның җаваплары)

Педагогик реклама алымын кулланып, табигатьнең матурлыгын билгелибез.

Укытучы.Әйе, бик матур рекламалар күрсәттегез.  Юкка гына Тукай үз иҗатында туган як табигатен шулай сурәтләмәгән!  Релаксация.

- Әйдәгез , күзләрне йомабыз да үзебезне Тукай язган урманнарда итеп күз алдына китерәбез. Урманда саф һава. Әйдәгез, шушы саф һаваны иркен итеп сулыйбыз. Ишетәсезме,  ничек матур  итеп кошлар сайрый!  

Күзләрегезне ачабыз да эшебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән яңа гына релаксация алымы һәм сәламәтлек саклау технологиясенең бер элементын кулландык.

Укытучы. Тукай традицияләре бүгенге көндә дә дәвам итә. Халык күңеленә үтеп керердәй туган як табигате турында күпме шигырьләр, җырлар язылган!.  

 Очрашуыбызны   үземнең  Тукайга багышлап язган  шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. (Шигырь укыла).Сезгә барыгыгызга да чын күңелемнән бәхет, шатлык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телим.Көн саен якын кешеләрегезнең яратуын, кайгыртуын , игътибарын, назын тоеп яшәгез, бәхетле булыгыз! Ә хәзер барыгызга да  виртуал бер кочак  чәчәк бәйләмнәре бүләк итәм. Рәхим итеп  алыгыз! Игтибарыгыз өчен зур рәхмәт!

                                                                                                                                                   

                                                                                                      БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕБЕЗ

Максат: 1. Компьютер технологияләрен кулланып , Казан шәһәре турында белемнәрне тирәнәйтү.

2. Үткәннәребезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 3. Укучыларда милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Жиһаз һәм кулланма: компьютер, проектор, экран, магнитофон, мультимедиа презентацияләре, тарихыбызга һәм Казаныбызга багышланган жырлар дисклары, кроссворд, сандык, халкыбыз ќәүŸәрләре, стенд, «Нурлы Казан, моңлы Казан, дәртле Казан!» дигән сүзләр язылган плакатлар, Казанның истәлекле урыннары, фоторәсемнәр. Әкрен генә Р. Вәлиев сүзләренә язылган «Изге Биләр тавы» дигән ќыр яңгырый.

Укытучы. Хәерле көн теләп һәммәгезгә
Шанлы үткәннәргә күз ташлыйм.

Мин бүген мең яшен тутырган

 Казаным турында сүз башлыйм.

И Казан, нурлы Казан!

Моңлы Казан,

 Дәртле Казан!- дип әйткән бит безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай Казаныбыз турында. Башкалабыз татар халкы өчен рухи мәркәз булып торган, зыялыларыбыз шунда омтылганнар. Без бүген Телдән журнал чыгарылышына җыелдык. Ул Казан шәһәренә багышлана һәм «Без тарихта эзлебез» дигән рубриканы яктырта. Журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул «Казан атамасының барлыкка килүе турында риваятьләр» дип атала. Сез Казанның борынгы шәһәр икәнен һәм 1005 еллык тарихы барын барыгыз да беләсез инде. Ничек уйлыйсыз, Казанга ни өчен шундый исем кушканнар икән? Бәлки сез шул турыда риваятьләр, легендалар беләсездер? Музыка яңгырый. 2 укучы риваятьләр сөйли.

Укытучы. Без берничә риваять белән таныштык. Алар аша борынгы әби –бабаларыбызны күргәндәй булдык. Укытучы. Журналыбызның икенче битен ачабыз. Ул «Халкыбызның күнел бизәкләре» дип атала. Хәзер без сезнең белән бергәләп кроссворд чишәрбез. Сорауларга дөрес җавап бирсәгез, халкыбызның сөекле ханбикәсенең рәсеме килеп чыгар һәм сез аны һичшиксез танырсыз. Сораулар бирелә.

1. Милли уен коралы (Саз).

2. Татар халкының чисталык символы (сөлге).

3. Казан шәһәрендәге исеме җырларга күчкән елга (Идел)

4. Казанда нәшер ителүче журнал исеме (Мирас)

5. Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)

6. Казандагы район исеме (Киров)

 7. Казан шәһәрендәге күл исеме (Кабан)

8. Милли татар ризыгы (чәкчәк).

 Укытучы. Кем рәсеме килеп чыкты? Укучыларныž җаваплары .

Ул бүген безгә тарих битләреннән кунакка килгән. Сөембикә. Исәнмесез, дусларым!. Ягез әле, сезне сынап карыйм. Сез үз халкыгызның күңел җәүһәрләрен беләсезме икән? Ул җәүһәрләр менә шушы сандыкта саклана. Әйдәгез, серле сандыкны ачып җибәрик. (Сөембикә сандыкны ачып укучыларга андагы әйберләрне тарата, ә алып баручы шул арада шигырь юллары сөйли). Халкыбызның күңел сандыгы Нинди серләр саклый икән ул? Гомер буе җыйган хәзинәме? Әллә инде күңел бизәгеме, Нинди серләр саклый икән ул? Сөембикә. Ягез әле, дусларым, әйтегез әле, сезнең каршыгызда ниләр ята? Укучылар берәм-берәм чыгыш ясыйлар:

1. Бу- Казан сөлгесе. Аның өчен ир-егетлђр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Бу сөлге нинди генә батырга бүләк булмаган! Сөлге — символ. Сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һђйкђл. Чүплђм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгелђр белђн дан тоткан татар халкы.

2. Ә монысы «күкрәкчә» дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, ул хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән саклаган.

 3. Монысы альяпкыч. Аны безнең кызларыбыз, әниләребез кигәннәр.Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккђн алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрђк тђ килешеп тора. Килђчђктђ сез дђ шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

4. Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме. Аны чигә һәм тегә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.

5. Калфак баш киеме буларак та, бизәнү әйбере буларак та татар кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын, дөньяны танып-белүдә нечкә сизгерлеген  чагылдырган сәнгать җәүһәре ул! Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Ул күнел байлыгын чагылдырган сәнгать җәүһәре.

6. Тәңкәләр – аларга карап Казанның 1000 еллык тарихы барлыгын белгәннәр. Алар татарларда кин кулланылган: яка чылбырларына да, беләзекләренә дә, чулпыларга да куелган. Һәм бу тикмәгә генә түгел. Казан татарларының борынгы бабалары тәңкәләрдә сихри көч барлыгы турында әйткәннәр. Алар төрле бәхетсезлекләрдән, авырулардан саклый, дигәннәр. Тәңкәләр гаҗәеп күптөрлеләр. Алар түгәрәк яки шакмаклы, ярымай яки ромбик, йолдыз һ.б. төрле формаларда ясалганнары, асылташлар белән бизәлгәннәре дә бар.

 7. Беләзек - иң киң таралган борынгы бизәнү әйберләренең берсе. Татарларда беләзек киемнең аерылгысыз өлеше булган. Аны бай хатыннары да, ярлылар да, яше дә, карты  да яратып кигән. Гадәттә, беләзекне, парлап, һәр кулда берәрне йөрткәннәр. Бу гаиләдә ир белән хатын арасында татулык яшәсен дигән теләктән чыгып кабул ителгән. 8 Тастымал, намазлык – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. Сөембикә. Дусларым, сезнең җаваплар мине таң калдырды. Яшь кенә булсагыз да, күп беләсез икән. Киләчәктә дә әби – бабаларыбыздан калган хәзинәләрне исегездән чыгармагыз, аларны ядъкар итеп саклагыз, киләчәк буынга тапшырыгыз. Хушыгыз. (Сөембикә чыгып китә) Укытучы. Укучылар. Журналыбызның өченче битен ачабыз. Бу бите «Тарихи урыннар һәм шәхесләр» дип атала. Сөембикә үзе үлсә дә, аның якты истәлеге булып аның исемендәге манара шәһәргә нурларын сибеп балкып тора. Ә сез ул манара турында бәлки риваятьләр беләсездер? (2 риваять тыңлана). Әйе, укучылар, Сөембикә манарасы турындагы риваятьләр халык телендә әле дә саклана. Бу манара безнең Казаныбызың борынгы, иң тарихи урыны. Ул - чал тарихның җансыз шаһите. (Ә. Рәшит сүзләренә язылган «Кол Шәриф мәчете» ќыры яžгырый). Укытучы. Аның белән янәшә Казанның 1000 еллыгына тагын бер тарихи һәйкәл калкып чыкты. Ул нинди һәйкәл? (Укучыларның җавабы). Кол Шәриф мәчете. Укытучы. Ул мәчет турында сез ниләр беләсез. (Укучыларның җаваплары тыңлана). Укытучы. Бу мәчет кайчандыр Казан каласы эчендә урнашкан була. Ул Казан ханлыгы кунакларын үзенең гүзәллеге, бай китапханәсе белән таң калдырган. Ханнарны тәхеткә утырту танталары да биредә уздырылган. Кол Шәриф ул үзе дин башлыгы булган. Ханнар алмашынган вакытта хөнүмәтне җитәнләгән. Нәгъ менә Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында дипломатик сөйләшүләр алып барган. Казан ханлыгының гөрләп үсүе, чәчәк атуы, мәдәниятнең, икътисадның алга китүе күп патшаларны, шул исәптән Мәскәү патшасының да көнчеллеген арттырган. (Көчле музыка уйный). Ул үзенең гаскәрләрен алып Казанга яу белән килә һәм Казанны басып ала. Шәһәрдә күп мәчетләр, китапханәләр яндырыла. Зиннәтле хан сараен рус гаскәрләре корал складына әверелдерә. Бу хәл 1552 нче елның 15 нче октябрендә була. Безнең очрашу да шушы дәһшәтле көннәрне искә алу вакыйгасына туры килде. Бу көнне безнең халкыбыз хәтер көне итеп билгеләп үтә. Укытучы. Һәммәсе, яхшымы, яманмы
Бу Казан каласын үз иткән Күзләрен өзмәгән өметтән
Инде без күптәнге үткәнгә
Карыйбыз гел башка күзлектән. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, халкыбыз көчле рухлы булып калган, үзенең мәдәниятен, күңел байлыгын саклап кала алган. (Г.Рәхим сүзләренә язылган «Синдер, татар кешесе» ќыры яžгырый) «Халык көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул дип Тукай да юкка гына әйтмәгән. Безең татар халкы арасында нинди генә танылган шәхесләр булмаган! Бик күп алар, санап бетерелек түгел. Ә сез, укучылар, үзегезнең төбәктә, янәшә районнарда яшәгән, иҗат иткән шагыйльләрне, язучыларны беләсезме? Кемнәр алар? Роберт Батулла, Хәсән Туфан, Гаяз Исхакый. Алар безнен горурлыгыбыз. Ә музейлар - истәлекле урыннар. Димәк, халкыбыз арасында талантлы шәхесләр булган, бар һәм булачак та дип ышанып каласы килә. Телдән журналыбыздан 4 нче битенә күчәбез. Ул меңъеллык Казан дип атала. Сез Казан турында җырлар беләсезме? Хәзер бер җыр тыžларсыз һәм аның исемен әйтерсез. Р.Вәлиев сүзләренә язган «Казан вальсы» көе тыңлана.

. Укытучы: - Ә хәзер сез Казанга багышланган җырларныž исемнәрен атарсыз. (Укучыларның җаваплары). Алып баручы: Укучылар, сез Казаныбызга багышланган бик күп җырлар беләсез икән. Сезнең кебек үз халкының моңын, җырын белүчеләр булганда Казаныбыз тагын да үсәр, матураер. ( Г.Рәхим сүзләренә язылган «Гүзәл җирем» җыры яңгырый).

 Укытучы. Хәзер Казан бөтенләй зур шәһәр. Ул чынлап та нурлы шәһәргә әйләнде. Шәһәр һаман үсә, зурая, матурлана бара. Тарихи истәлекләрне саклау белән бергә, Казанда яңа йортлар, мәчетләр төзелә. Хәзер без сезнең белән бүгенге Казан буыйлап сәяхәт итәчәкбез. Бергәләп Казанның истәлекле урыннарын карап үтик әле.
(Экраннан Казанның истәлекле урыннары күрсәтелә: Кремль, милли китапханә, университет, К.Тинчурин исемендәге драма театры, Г.Тукай музее, пирамида) (Укучылар алар турында кыскача гына сөйлиләр). Укытучы. Укучылар, Казанның олы бәйрәменә нәрсәләр төзелде? (метро, күпер һ.б.) Йомгаклау өлеше ( «Без тарихта эзлебез» җыры яңгырый).
Укучылар, без бүген борынгы Казаныбызның ничек барлыкка килүе, ни өчен шундый исем алуы турында риваятьләр тыңладык, аның тарихи шәхесләре, халкыбызның күңел җәүһәрләре, Казанның бүгенгесе турында сөйләштек, тарих битләренә күз салдык. Исемегезне, телегезне, халкыгызны онытмагыз, иманнарыгыздан яза күрмәгез, үткәннәрне онытмыйча, тарихта салган эзләрне таптамыйча алга атлагыз. Казаныбыз белән горурланыгыз. Сез киләчәкне дәвам иттерүчеләр. Киләчәк сезнең кулларда. Туган телебезне кадерләп саклагыз! «Туган теле» җыры башкарыла.

 

Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz