Төп бүлекләр
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Шарт фигыльнең шарты нидә? (Шарт фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау)

Максатлар:

  Белем бирү максаты:  Шарт фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы  турында алган белемнәрне системалаштыру, күнегүләр эшләп ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;

Фикер үстерү максаты: аларны таный һәм куллана белү,  үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Тәрбияви максат:   Шарт фигыльнең әдәби әсәрләрдә һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә чагылыш табуын  күрсәтү, милли әхлак тәрбиясе бирү.

  Сингапур методикасының түбәндәге структуралары:

 Клок Баддис, Модель Фрейер, Континиус  Раунд Робин, МИКС ПЭА ШЭА.

Метод һәм алымнар:   әңгәмә,  төркем   белән   эш,   таблица   белән эш,  индивидуаль  бирем үтәү, рәсем буенча   иҗади язма эш, сайланма диктантлар.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты

Дәрес тибы:  ныгыту дәресе (лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү)

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, слайдлар,  дәреслек,  ”Эш беткәч, уйнарга ярый” татармультфильмы, презентация;  шарт  фигыльләр кергән мәкальләр,  индивидуаль карточкалар.

  Дәрес барышы:

  1. Оештыру.   Уңай психологик халәт тудыру.
  • Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? 
  • Әйбәт. Ә сезнеке?
  • Минеке дә әйбәт.  Рәхмәт.
  • Күрәсезме, укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләп алар белән дә күрешик әле.

Укучылар.  Исәнмесез, кунаклар,

                     Әйдә,  түргә узыгыз.

                    Дәресебез вакытында

           Кунагыбыз булыгыз.

  Укытучы. Урамдагы кояш нурлары кебек бер-беребезгә җылылык, кояш кебек елмаю бүләк итик.    Һәрберебезгә  хәерле көннәр   теләп, дәресебезне  башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без төркемнәрдә эшләрбез. Барыгыз да игътибарлы булыгыз.

  1. Актуальләштерү.

1 cлайд.

 - Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк –күңел кояшы ул, ди халык мәкале.

-  Бу мәкальдә нинди фигыль төркемчәсен таныдыгыз?  (Булса - шарт  фигыль).   - Әйе, бик дөрес. Димәк,  без бүген шарт фигыльләр турында алган    белемнәребезне ныгытырбыз.

2 слайд.  Искә төшсә, онытма.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? (зат- сан белән төрләнә).

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы.  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы.  Укучылар, сез бу фикер белән килешәсезме? (Укучылар килешүләрен белдерәләр).  Дөреслеген схемага карап билгелибез.

3 слайд. Затланышлы  фигыльләр турында схема.

 Укытучы. Барлык фигыльләр дә нинди фигыльдән ясала?(Укучыларның җавабы).

Әйе, боерык фигыльдән.   Хәзер  барыбыз да боерык фигыльләр уйлыйбыз һәм аларны  алдагы карточкаларга язабыз.   Биремгә ике минут вакыт бирелә.  

4 слайд (Клок Баддис структурасы.)  Хәзер  карточкаларыбызны  алып, уртага чыгабыз һәм билгеләнгән вакытта, сәгать  өчтә очрашасы дустыбыз белән очрашабыз. (Укучылар үз партнерларын эзләп табалар һәм исәнләшәләр. Укытучы аларга биремне аңлата. Дуслар  билгеле бер вакыт эчендә бер- берсенә үзләре язган боерык фигыльләрне укыйлар, җаваплар өчен рәхмәтләрен белдерәләр.  Шуннан соң урыннарына утыралар).

Укытучы.  Исебезгә төшерик әле,  нинди фигыль шарт фигыль дип атала?   

Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
  Ул нинди формаларга ия?  

 5 слайд. Модель Фрейер структурасы (техника выполнения). Бирем шундый:   төркемдәге 3 нче номерлы укучы уртада яткан кәгазъ битен ала да, аны  ике тапкыр  бөкләп, урталай бүлә,   шушы битләрне төркеменә тарата. Укучылар алган битләрен икегә урталай бүлеп, почмагын бөклиләр. Шушы битләрен дүрткә бүләләр һәм  һәрбер бүленгән  квадратларына      шарт фигыльгә  кагылышлы аңлатма бирәсез. Модель Фрейер структурасы.  (Сотрудничество на уроке). Аннары  бер-бер артлы түгәрәк буенча бер-берегезгә җавапларыгызны укыйсыз. Бирелгән вакыт буенча эшлисез.  

6 слайд.(Континиус  Раунд Робин структурасы). Укучыларның җаваплары экранда тикшерелә.   Шарт    фигыльгә аңлатма бирелә.( кушымчылыры: - са,  - са, зат- сан белән  төрләнә, барлык- юклык формаларына ия).

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 7 слайд. Экранда фигыльләр  яктыртыла.  Уйнасагыз, чык, барсын, сөендерегез, булсаң,  калсалар, алданма, күрмәсәк, там, эшләсәм, ычкындыр, сагынмаса.

      Укытучы укучыларга биремне аңлата.      1. Бирелгән сүзләр арасыннан 1-2 нче төркемнәр боерык,  2-3  нче төркемнәр  шарт фигыльләрне сайлап яза.

  8 слайд.  Дөреслеге экраннан тикшерелә Үзбәя кую.

    Укытучы.  Шарт фигыльләр турында белемнәребезне ныгытуны дәвам итәбез. (Укучыларга һәр өстәлгә индивидуаль карточкалар таратыла).  Бирелгән фигыльләрне зат- санда төрләндерергә. 1 укучы тактада эшли.

    Кара- каршы утырган укучылар эшләре белән алышыналар, берсенең эшен берсе  тикшерә, бәяли. Укытучы  һәр өстәлдәге 4 нче номерлы укучылардан иптәшләренең җаваплары турында сорый,  аларның эшне ничек башкарулары тикшерелә.

     Укытучы. Ә хәзер,  укучылар, дәреслекләребезнең 58 нче битен ачабыз да 4 нче күнегүдәге биремне   укыйбыз.  (Һәркем үзлектән укый).  Хәзер болай эшлибез:  1 нче төркем -1,2, икенче төркем- 2, 3, өченче төркем-3,4 нче, дүртенче төркем-4,5 нче җөмләләр өстендә эшли. Күнегүне төркемнәр бергәләп эшли.

      9 слайд.  Соңыннан дөреслеге экранда тикшерелә.

Укытучы. Укучылар,  дәреслектә бирелгән 5 нче күнегүгә игътибар итегез әле. Анда нинди бирем бирелгән?  4 нче өстәлдәге 2 нче номерлы укучы биремне укый. Һәр өстәлгә 2 шәр җөмлә төзергә.

 10 слайд. (МИКС ПЭА ШЭА структурасы). Музыка уйный һәм укучылар  урыннарыннан торып, зал буйлап хәрәкәт итәләр. Музыка туктагач, бер-берсенә борылып басалар да бирелгән 20 секунд эчендә, үзләре төзегән җөмләләрне укыйлар.   Аннары алышып, икенчеләре үз җөмләләрен укый. Укучылар  бер- берсенә рәхмәт әйтеп, үз урыннарына барып утыралар.

 11 слайд.Укытучы игътибарны экранга юнәлтә.  Укучылар,  дәресләрдә бергәләп  караган мульфильмнарны искә төшерәбез. Караган  мультфильмнарның   исемнәрен атагыз әле.  Укучыларның җаваплары.  (“Гали белән Кәҗә” “ Өч кыз”, “ Шүрәле”). Бик яхшы. Сезнең алда  түбәндәге  сораулар куела:

 Ә менә  “Эш беткәч, уйнарга ярый" мультфильмы кем шигыре буенча эшләнгән? 

  Ул ничек атала? Төп геройлар кемнәр?

Җавапларны һәр төркем әзерли. 20 секундтан соң һәр өстәл артында утыручылардан 1 номерлы укучы бирә.

 Видео.  Укучылар мультфильмны игътибар белән карыйлар һәм үзләре биргән җавапларның дөреслеген тикшерәләр.  ( Г.Тукай шигыре буенча эшләнгән. “Эш беткәч, уйнарга ярый” дип атала. Төп геройлар - малай, сандугач, кояш, алмагач).

 Укытучы. Ә хәзер, укучылар, караган мультфильм геройлары турында  үз җөмләләребезне  төзеп карыйк әле.   Беренче өстәл артында утыручылар  кояш,  икенче өстәл артындагылар  малай, өченче  өстәлдәгеләр сандугач, дүртенче өстәл  артындагылар алмагач сүзләрен кертеп, шарт фигыльләрне барлык формасында  кулланып, җөмләләр төзибез.  

Укытучы. Җавапны  һәр өстәл артындагы  1 нче номерлы укучы бирә. Укучыларның җаваплары тыңлана.  Такта янында  өстәл артындагы 2 нче номерлы укучы җөмләләрне язып бара.

1. Кояш елмайса, җир йөзе яктыра.

2.Марат,  дәресен әзерләп бетерсә,  урамга чыга.

3. Сандугач сайраса, күңелле була.

4.Алмагач Булатка алма бирсә, ул шатлана.

Укытучы. Ә хәзер җөмләләрне  шарт фигыльнең юклык формасын кулланып төзибез. (МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР)Алышалар һәм үзгәртәләр)

1. Кояш елмаймаса, җир йөзе яктырмый.

2.Марат,  дәресен әзерләп бетермәсә,  урамга чыкмый.

3. Сандугач сайрамаса, күңелле булмый.

4.Алмагач Булатка алма бирмәсә,  ул шатланмый.

(Слайдка чыгарып нәтиҗә ясала). Укучылар, малай кайчан бакчага чыга? Әниләрегез, әтиләрегез эшләгән кебек, дәрес карау, мәктәптә уку - сезнең өчен эш ул. Малай эшен бетерсә генә уйный ала. Җөмләгә карыйбыз.  

  Эшен бетерсә, малай  бакчага чыга.

Сез ничек уйлыйсыз, төзегән җөмләләрегездә нинди фигыльләрне кулландыгыз?  (Шарт фигыльләрне). Ә җөмлә ахырында нинди фигыльләрне кулландык?  Бик дөрес, хикәя фигыльләрне. Димәк, бер җөмлә эчендә нинди фигыльләрне кулланып була икән? Әйе, хикәя һәм шарт фигыльләрне. Бик матур җөмләләр төзедегез, рәхмәт.

 

 Укытучы. Кем әйтә, без караган мультфильм тагын безгә нәрсәне аңлата? Укучы җавабы. Эшне эшләп бетергәч кенә, ял итәргә яраганлыгын, вакытны бушка уздырмаска, һәркемгә, һәрнәрсәгә ихтирамлы булырга кирәклекне аңлата. Малай да  бит кояш белән дә, сандугач белән дә, алмагач белән дә бик мөлаем сөйләшә, аларга  тупас җавап бирми.

Укытучы. Димәк, укучылар, нинди нәтиҗә ясыйбыз? Укучыларның җавабы.  Без бары тик яхшы сыйфатларга гына ия булырга тиешбез.

Укытучы:  Сез нинди яхшы сыйфатларны беләсез?  Өстәлләрдә фикер алышабыз.   Бу сорауга җавап өчен  һәркемгә 20 секунд бирелә. Сорауга җавапны һәр өстәлдән 3 нче номерлы укучылар  бирә (СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы)  

 12 слайд. Ихтирамлы, әдәпле, акыллы, игелекле, ачык йөзле, гадел, игътибарлы, киң күңелле һ.б.

Әйе, укучылар, болар барысы да  кешедәге уңай сыйфатлар. Сез дә үзегездә бу сыйфатларны булдырыр өчен барлык тырышлыгыгызны куегыз.

13 слайд.  Экранга карыйбыз һәм  анда бөек галимебез Р.Фәхреддин сүзләрен укыйбыз: Ата - аналарыгызга игелек итсәгез,  сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.  Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?  Фикер алышу.

  Укучы җавабы. Минем уйлавымча,  бу мәкаль “Ата-ананы тыңласаң, синең дә балаларың булгач, алар да сине хөрмәт итәр” дигән мәгънәгә ия.  

Укытучы. Укучылар, сез бу фикер белән килешәсезме?  (Әйе, килешәбез).

  Укытучы. Хәзер без сезнең белән дәфтәрләребездә сайланма диктант язарбыз. Сайланма диктанттан сез бары тик шарт фигыльләрне генә язарга тиеш буласыз. Игътибар белән шигырьне  тыңлыйбыз.

14 слайд. Сайланма диктант.  Укытучы  “Кыл яхшылык кешеләргә” шигырен укый.

                                     Кыл яхшылык кешеләргә -

                                     Кеше булыйм дисәң.

                                     Авыр булыр өсләреңә

                                     Гөнаһ туны кисәң.

                                      Аера бел ак-караны,

                                     Начар юлда йөрмә.

                                     Яхшы белән явызлыкны

                                     Бер үк бутый күрмә.

 

                                     Шатландырсаң ярдәм кылып,

                                     Ялгыз әбиләрне,

                                    “Үскәнем” дип, “матурым” дип

                                     Юат нәниләрне.

 

                                     Чын кеше буласың килсә,

                                     Бул син кешелекле.

                                     Бәхеттә   үтсә дә көнең, (кире шарт мәгънәсе)

                                     Бул син игелекле!

Укучылар   шарт фигыльләрне  язып баралар. 1 укучы тактада эшли. Эшләрне тикшерү, бәяләү.

  1. Йомгаклау.  Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

  (Укучыларның җаваплары). Билгеләр кую.

Өйгә эш. Шарт фигыльләр кергән  5 татар халык мәкале язарга.

 Укытучы. Ә хәзер,  укучылар, сезгә дәрестә нәрсәләр ошады, шуларны стикерларыгызга языгыз һәм парковкага ябыштырыгыз.

  15 слайд.                 Мәңгелеккә дәшә сыман

                                   Безгә Риза Фәхреддин.

                                 Яшик әдәп, әхлак белән,

                                  Көнебез үтсен имин.

Шуның белән дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Әхлак тәрбиясе- күңел хәзинәсе

Максат: укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү;

мәгърифәтчеләрне танып белү күнекмәләрен ныгыту, аларга карата ихтирам,  хөрмәт хисләре уяту;

укучыларда тормышта  сайлаган һөнәрләренә карата мәхәббәт хисләре уяту.

Җиһазлау: компьтер, слайдлар, мәгърифәтчеләрнең портретлары,

ак кәгазь битләре, магнитофон, проект эшләре, мультимедия презентацияләре, китап күргәзмәсе.                                                                                             

Магнитофон тасмасында татар халкының борынгы көе яңгырый.

    Укытучы. 

   Укучылар, күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез.

 Татар халкының моңлы, күңел кылларын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләре белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кыларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, ярдәмләшеп тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, сез дә бер - берегезгә күңел җылысы - елмаю бүләк итегез.( Укучылар бер-берсенә карап елмаялар).

 Укытучы.  Укучылар, сезнең уйларыгыз каршыгызда яткан ак кәгазь битләре кебек саф, изге, самими.  Үз тормышыгызны шушы ак кәгазь  битләредәй чиста башлар өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?  Без бүгенге очрашуыбызда шушы сорауга җавап эзләп табарбыз

 

  Белгәнебезчә, тәрбия өлкәсендә халык аваз иҗаты аеруча мөһим урын тота. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба.

(Сүз укучыларга бирелә). Экранда  “  Халык аваз иҗаты - тәрбия чыганагы” дигән язу яктыртыла.

 

    Укучы.  Бүгенге көндә  халык авыз иҗаты әсәрләре ныклап өйрәнелгән булса да,  без  үз җирлегебездәге фольклорны

өйрәнергәбулдык һәм авылыбыздагы  олы яшьтәге әби- апаларга мөрәҗәгать итеп,  мәкальләр, табышмаклар, җырлар,  әкиятләр

    тупладык.

Проект эшенең максаты итеп,  халык авыз иҗаты әсәрләрен тәрбия

чарасы буларак өйрәнүне, аларга мәхәббәт  хисләре тәрбияләүне, танып белү эшчәнлеген үстерүне алдык.

    Проект  эшләрендә  4 төркем  укучы  катнашты.  Эш дүрт юнәлештә алып барылды.  Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

    1 нче укучы.  “Халык җырлары-тормыш юлдашы “(Слайд яктыртыла).

Җырлар - халык иҗатының бик бай һәм үзенчәлекле ягы.  Алар кешенең  шәхси тормышын һәм җәмгыятьтә тоткан урынын билгели.

Җырлар – халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре.

Аларда аналарның теләкләре, омтышлары, баласын рухи һәм физик яктан  матур, булдыклы, игелекле, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Җыр тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырлык, алмаштырырлык түгел.  Бигрәк тә  бишек җырлары тәрбия эшендә алыштыргысыз хәзинә.

2 нче укучы. Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла.  Мәкальләрнең төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү тора.

                          Аралашуга карата мәкаль - әйтемнәр.

                       Кул ярасы китәр, тән ярасы китмәс.

                      Якшы сүз җанга рәхәт,

                      Яман сүз җанга җәрәхәт.

                      Җайлы сүз җан  өретә.

                      Өлкәннәрнең хәлен  белеп тор, гомерең озын булыр.

Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.

Менә мондый мәкальләр шуның  ачык  мисалы.

    “Надан  белән бәхәсләшү- үзе наданлык билгесе”

   “Теленә  салынган, эшендә абынган.”

3 нче укучы. ( Слайд яктыртыла.)

Табышмаклар  - мәкальләр һәм әйтемнәр кебек, халыкның  иҗат төре.   Халык табышмакларын өйрәнү педагогик яктан зур әһәмияткә ия. Ул тормышны танып - белергә өйрәтеп кенә калмый, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары, телгә мәхәббәт тәрбияли.

Слайдта “Әкиятләр дөньясында “ сүзләре яктыртыла. 

 Кеше өчен әкиятләр - кызыклы, үгет- нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул.  Аларда халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әдәп- әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви  максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделләр һәм зирәкләр җиңә, ялкаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә.

   Без моны “Зирәк карт “,  “Гөлчәчәк “ әкиятләре мисалында күрәбез.

 1нче укучы.  Яклаган  проект эшләре буенча  “Татар халык иҗаты- тәрбия чыганагы ” дип исемләнгән китапчык чыгардык.  Бу китапчыкта һәр укучының җыелган, туплаган эшләре урын алды. Безнең бу эшебез киләчәктә башка укучылар өчен кирәкле кулланма булыр дип ышанып калабыз һәм аны мәктәп музеена тапшырабыз.

Укытучы. Тәрбия эше буыннан – буынга, дөньяга  беренче кеше барлыкка килгәннән алып бүгенге көндә дә актуаль проблема булып санала. Тәрбия өлкәсендә бик күп хезмәтләр язылган.  Һәр халыкның үз тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре булган. Ә сез, укучылар, татар халкының мәгърифәтчеләреннән  кемнәрне  беләсез?

Укучыларның җавабы. К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Фәезхан,  Р. Фәхреддин.

Укытучы. Алар безнең күренекле шәхесләребез. Алар турында бик күп китаплар,  хезмәтләр басылып чыкты.   Безнең китап күргәзмәсендәге китаплар- шуның чагылышы.

Укытучы.  Тәрбия сәгатьләрендә аеруча  кем хезмәтләренә күбрәк таянасыз?

Укучылар. Риза Фәхреддин хезмәтләренә.

                           

            Педагогик реклама.

Экранда Риза Фәхреддин сурәте яктыртыла.

(Кадрлар артыннан укучы сүзләре ишетелә ).

Каршыгызда бөек мәгърифәтче , күренекле татар галиме,  дин әһеле, язучы Ризаэддин  Фәхреддин.  Ул гомерен тәрбия,  әхлак мәсьәләләренә багышлый һәм тәрбия темасына  70 тән  артык китап бастырып чыгара.

 Укытучы.  Ризаэддин  Фәхреддин үзе дә безгә тарих битләреннән кунакка килгән.

 Риза Фәхреддин. Әссәләмүгәләйкүм,  21 нче гасыр балалары!

Сезнең кайберләрегез киләчәктә мөгалимнәр булып эшләр бәлки.

Ләкин кем генә булсагыз да, Аллаһы боерса, һәрберегез ата-ата булачак.  Шуңа минем әйткән сүзләрем сезнең һәрберегезгә файдалы булыр дип уйлыйм.

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.

Риза Фәхреддин укучыларга мөрәҗәгать итә:

  • Тәрбияле бала дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

    Укучыларның  җаваплары.

 1 нче укучы.Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.

 2 нче укучы. Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар вә кечеләр илә тереклек итүендә булыр.

 3 нче укучы. Тәрбияле бала ялгышлык илә тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белер, аңлар, шул сәгать белән оялыр, кызарыр, тартылыр.

4 нче укучы.Тәрбияле бала әдәп илә тәрбияне олыларның сүзләреннән тыш аларның фигыльләреннән өйрәнер.

5 нче укучы. Тәрбияле бала булып үсү өчен,  бала тәрбияне  балачактан ук  алырга тиеш.

Ризаэддин  Фәхреддин. Бик дөрес, балалар. Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен  дөнья халкы да үзгәртә алмас.

  Мин барыгызның да тәрбияле кешеләр булуыгызны телим. Һәр җирдә дә,  бар яктан да үрнәк булыгыз, безнең мирасны  алдагы  буынга тапшырыгыз!

Укучылар.  Рәхмәт,  Ризаэддин Фәхреддин, без  һичшиксез  сез сез әйткән сүзләрне үтәрбез.

(Риза Фәхреддин  чыгып китә).

Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz