Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Яңалыклар баганасы [30]
Укытучыга ярдәмгә [15]
Укучыга ярдәмгә [8]
Авторлык программалары [0]
Дәрес эшкәртмәләре [0]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Файлы » Яңалыклар баганасы

Министрның Белем көне белән котлавы
29.08.2014, 14:42

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм  яңа уку елы башлануы  белән котлыйм!
1нче сентябрь укучылар өчен дә, укытучылар – һәммәбез өчен дә  үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та,  юл башы  мәктәптән башлана.
           Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау  проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.
Без лаеклы рәвештә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз.  Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, Сез яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен булган мөмкинлекләрне дә гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.
           Әлеге уку елында сигез йөздән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфларга һәм уку йортлары аудиторияләренә керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез кирәкле генә түгел, ә уңышлы да булсын иде.
Әлеге көн аеруча да беренче сыйныфка баручы балалар өчен көтеп алынган бәйрәм. Малайлар һәм кызларның яхшы билгеләргә генә укуларын телим.   Сезнең өчен уку җиңел һәм кызыклы булсын, әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз Сезнең уңышларыгыз белән горурлансын. Иң югары нәтиҗәләргә ирешер өчен Сездә көч тә, үҗәтлек тә, тырышлык та җитәрлек булуына ышанам. 
Әти-әниләргә балаларына һәрвакыт ярдәм итүләрен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенүен, дус һәм ныклы гаилә булып яшәүләрен телисе килә.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышану һәм яңа казанышлар телим!
Яңа уку елында уңышлар Сезгә!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры                               Э.Н. Фәттахов

 

Категория: Яңалыклар баганасы | Добавил: Гельсиня1
Просмотров: 957 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz