Сайт кунаклары |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Татар матбугатына ничек яздырырга?
| 17.08.2014, 08:52 |
Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясендә VI Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды делегатлары әнә шул хакта фикер алышты. Директор Камәрия Хәмидуллина кунакларга бу мәсьәлә татар башкаласында да хәтәр кискен булуын ассызыклап үтте. “Массакүләм мәгълүмат чаралары аерым утрауда яшәгән кебек. Хәзер гаиләләр почтага барып менә бу газета-журналларга язылыйк әле, дип әйтергә ашыкмый. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да татар телен газета-журналлардан укып өйрәнүен әйтеп үткән иде. Татар телен үстерик, саклыйк дисәк, татар телендәге матбугатның даими укучылары да булырга тиешбез”, - ди ул. Гимназиядә бу җәһәттән шактый күләмле эш башкарыла. Ярты ел саен матбугатка язылу көне үткәрелә. Узган елда гына да гимназия 496 данә газета-журнал укучысы булган. Чыгарылыш сыйныф укучыларына журналга язылу бүләк итәләр. Өй эшләрен газета-журналлардан бирү гадәте дә кергән. “Һәр мәктәп, директор, завуч, сыйныф җитәкчеләре матбугатка яздыруны намус эше дип карарга тиеш, - ди директор ханым. – Татар телен үстерүнең, балалар күңеленә матур шытымнар салуның башлангычы да ул милли матбугат”. Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясеннән килгән милләттәшебез Нурмөхәммәт Хөсәенов исә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты: “Без, кимендә бер-ике милли матбугатка язылмаган укучыны гимназиягә укырга да алмыйбыз. Үз телебездә газета-журнал укымаган гаиләдә нинди милли мохит турында сүз барырга мөмкин?”
2нче гимназиядә булган очрашуда “Гаилә һәм мәктәп”, “Идел”, “Ялкын”, “Сөембикә” журналы мөхәррирләре дә катнашты.
|
Категория: Яңалыклар баганасы | Добавил: Гельсиня1
|
Просмотров: 515 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Матбугат |
|
Мәгариф порталы | |
Телебез турында |
|
|