Сайт кунаклары |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары корылтае делегатлары – бүген Саба муниципаль районында
| 16.08.2014, 17:32 |
Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген, Саба муниципаль районы белем бирү учреждениеләре белән таныша. Билгеле булганча, алар Казанга кичә ачылган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда катнашу өчен килде.
Программада делегатларның бүген Байлар Сабасы гимназиясендә, Эзмә, Килдебәк, Сатыш, Лесхоз, Тимершык авыллары урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Шәмәрдән бистәсе лицеенда, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча сәләтле балалар өчен Саба мәктәбе-интернатында, Сабаның 5 нче “Бәләкәч” балалар бакчасында булуы каралган.
Укытучылар шулай ук Шәмәрдән лицеенда, Байлар Сабасы гимназиясендә, Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле секция утырышларында да фикер алыша. 5 дискуссия мәйданчыгында “Заман таләпләре кысаларында, татар теле һәм әдәбиятын укытуда традицияләр һәм инновацияләр”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион алым”, “Татар телендә белем бирүче мәгариф оешмаларының үсеше һәм РФ субъектларында татар телен өйрәнү проблемалары һәм перспективалары”, “Милли мәгариф: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары”, “Милли мәгарифне үстерү буенча хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара хезмәттәшлеге” темалары күтәрелә. Аларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, тел белгечләре, мөгаллимнәр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән мәгариф учаклары җитәкчеләре, профессорлар, галимнәр, укытучылар чыгыш ясый.
Бүген шулай ук Саба муниципаль районы Мәдәният йортында Татар теле һәм әдәбияты укытучылары корылтаена йомгак ясала. Иртәгә делегатларның Казаннан китүе планлаштырыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
|
Категория: Яңалыклар баганасы | Добавил: Гельсиня1
|
Просмотров: 409 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Матбугат |
|
Мәгариф порталы | |
Телебез турында |
|
|