Программаның максаты:
● татар шагыйрьләренең шигъри тел поэтикасының үзнечәлекләрен тикшерү, шигъри тасвир чараларын билгеләү.
● әдәби текстны эстетик яктан бәяләү критерийлары булдыру.
Программаның бурычлары:
● шигырь текстындагы алымнарны барлау, аларның һәр шагыйрь иҗатына хас үзенчәлекләрен ачыклау;
● шигъри телнең поэтик синтаксисын өйрәнү;
● әсәрләрнең сөйләм чаралары ничек оешканлыгын тикшерергә өйрәтү;
● язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен , укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү.
ЭШЧӘНЛЕКНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:
● укучылар төп теорик төшенчәләрне, әсәрнең сөйләм чаралары системасын, әдәби алым типларын һәм әдәби әсәргә лингвистик анализ ясауның принципларын белергә тиеш;
● тикшерү күнекмәләрен практикада файдаланырга.
КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘ:
● үз сөйләмеңдә төрле тел-сурәтләү чараларын урынлы куллану;
белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик
сүзлекләрдән файдалана белү;
● мөстәкыйль рәвештә сайланган текстларны комплекслы анализлауга бәйле реферат һәм эзләнү-тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү, төрле гамәли конференцияләрдә чыгыш ясау.
ТЕМАТИК ПЛАН
№
|
Тема
|
Эш төре
|
Укучылар эшчәнлеге
|
Тәкъдим ителгән шагыйрьләр.
|
Кереш. (2 сәг)
|
1
|
Тел байлыгы
|
Әңгәмә
|
Лекция. Вакытлы матбугат
материалларыннан
файдалану
|
Татар шагыйрьләре иҗатына күзәтү.
|
2
|
Тел чаралары
|
Доклад
|
Халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалану
|
Ф.Яруллин, Г.Тукай, М.Җәлил иҗатлары мисалында
|
Сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе. Аларның төрләре. (7 сәг)
|
3
|
Метафора
|
Шигырьгә телдән анализ
|
Аудиоязмалар тыңлау
|
Х.Әюпов, Р.Вәлиев иҗаты.
|
4
|
Чагыштырулар
|
Сүзлек белән эш
|
Эвристик әңгәмә
|
Х.Туфан, Һ.Такташ,З.Мансур иҗаты
|
5
|
Эпитет
|
Схема төзү
|
Текст белән эш.
Тел үзенчәлекләрен тикшерү
|
С.Хәким,З.Мансур
шигырьләре
|
6-7
|
Метонимия
Сынландыру
|
Лингвистик эксперемент
Әңгәмә.Сүзлекләр белән эш
|
Төркемнәрдә иҗади эш башкару
Текст белән эш
|
Г.Тукай шигырьләре.
Яраткан шагыйрьләр иҗатын анализлау
|
8
|
Гипербола.
Литота.
|
Сүзлекләр белән эш
|
Гиперболаларны эзләү
|
С.Хәким,З.Мансур
шигырьләре.
|
9
|
Күчерелмә мәгънәле сүзләр темасын йомгаклау
|
Доклад
|
Шигырьләр анализлау
|
Сайлап алу иреге бирелә.
|
|
|
III. Поэтик синтаксис.
(8 сәг)
|
|
|
10-11
|
Җөмләдә сүз тәртибе. Инверсия
|
Лингвистик тәҗрибә.
Презентацияләр
белән чыгыш
|
Җөмләләрдә инверсияләр
не күзәтү
|
Һ.Такташ , Ш.Галиев
шигырьләре.
|
12
|
Анафора
|
Практикум.
Фәнни эш төркемнәрдә
|
Шигырләргә анализ. Проект эшләре башкару.
|
Г.Тукай, Р.Гаташ,
Р.Миңнуллин иҗаты.
|
13
|
Эпифора
|
Тестлар эшләү
|
|
Һ.Такташ,
Зөлфәт иҗаты.
|
14
|
Градация
|
Укучыларның чыгышлары.
|
Брошюралар чыгару
|
Х.Туфан,
С.Хәким шигырьләре.
|
15
|
Риторик сорау һәм эндәшләр
|
Фәнни эш
|
Шигырьләргә анализ
|
М.Җәлил шигырьләре.
|
16
|
Фәнни эшләрне яклау
|
Контроль
|
Конферениядә чыгыш ясау
|
Башкарылган эшләр буенча
|
17
|
Йомгаклау.
|
|
Анализлау
|
Шагыйрьләр
иҗаты буенча башкарган эшләрне китапчык итеп чыгару.
|
ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
I. Кереш. Тел байлыгы.
II. Сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе. Аларның төрләре.
Метафора. Күренеш, гамәл, сыйфатны үз исеме белән әйтмичә, икенче бер сүз белән белдерү метафора була.
Метафорада төп сөйләм объекты (чагыштырылучы) үзе һәм бәйләү чаралары бөтенләй төшеп кала, ул икенче сүз белән, башка күренеш, бүтән гамәл белән алыштырыла, ягъни сөйләм объекты башка гыйбарә тарафыннан йотыла, сөйләмдә күренми.
Метафораның барлыкка килү юлларын билгеләү.
Чагыштырулар. Аның төрләре. “Бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып, янәшә китереп сурәтләүне чагыштыру дип йөртәләр.
Чагыштыру – сүзне күчерелмә мәгънәдә куллануның иң гади төре. Чагыштыруны эченә алган әйтелмә ике кисәктән тора: чагыштырылган әйберне (күренешне) белдергән сүз һәм чагыштыру өчен файдаланылган әйбер исеме.
Чагыштыру, стилистик алым буларак, лингвистикада киң таралган алымнарның берсе булып санала Чагыштыруларның ачык күренеп торган тышкы билгеләре була. Алар: кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре; гүя, әйтерсең лә рәвешендәге теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр; бул, ит кебек ярдәмче фигыльләр; -дай/-дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә аффикслары; рәвеш, дәрәҗә, кыяфәт кебек бәйлек ролендә йөргән сүзләр; ничек, шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә белдереләләр.
Эпитет. Поэтик текстта сурәтләү чаралары арасында эпитетлар күп кулланыла. Эпитетлар предметның, күренешнең сыйфатын, билгесен белдерәләр
Эпитетларны гадәттә ике төрдә дип күрсәтәләр: логик һәм метафорик эпитет. Логик һәм метофорик эпитетлар.
Метонимия─ бер күренеш, әйбер, кешене башкасына хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. Метонимиянең метафорадан аермасы.
Сынландыру. Халык телендә җанландыру төшенчәсенең кулланылуы. Аларны җанлы сөйләмдә, фольклорда еш файдалану. Сынландыруларның стилистик вазифалары.
Гипербола - чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Ул, күренешне, характерны, ситуацияне гадәттән тыш күпертеп, сурәтнең тәэсир көчен арттыра.
Литота. Литотаны гиперболаның киресе дип карарга була. Шул ук вакытта алар арасында билгеле бер уртаклык та бар. Гипербола кебек литота да нормадан тайпылышны аңлата. Ул – шулай ук арттыру, тик зурайту ягына түгел, кечерәйтү ягына арттыру. Ул җанлы сөйләмдә, фольклорда күзгә чалынып китә. Язма әдәбиятта литота стиль чарасы буларак кулланыла.
III. Поэтик синтаксис. Поэтик синтаксис лингвистик тикшеренүләр өлкәсендә әһәмиятле урынны алып тора. Поэтик синтаксисны өйрәнү – әдәби ысулларның функцияләрен анализлау һәм лексик элементларны бердәм синтаксик төзелмәләргә җыеп карау.
Инверсия. Инверсия дип, сөйләмнең тәэсир көчен арттыру өчен җөмләдә сүзләрнең гадәти тәртибен үзгәртүгә әйтәләр. Ул аеруча поэзиядә киң кулланыла.
Кабатлау алымы яки реприза (яңадан башлану, кабатлау) – синтаксик фигураларның иң еш кулланыла торганы. Анафора. Кабатлауның еш кулланыла торганнарынан тагын берсе – анафора.
“Анафора дип гадәттә бер үк сүзнең, сүз тезмәсенең яки авазның һәр җөмлә, шигырь юлы, строфа яки абзац башы саен кабатланып килүен атыйлар”
Эпифора. Эпифора – матур әдәбиятта күбрәк кулланылучы анафораның киресе. Берничә җөмләнең, абзацның яки строфаның бер үк сүзгә яки сүзләргә бетүе эпифора ( азакка чыгару ) дип йөртелә.
Градация – элементларны, охшаш, хәтта синоним гыйбарә яки сүзләрне санап китү. Ул, гадәттә, мәгънәне көчәйтү өчен кирәк.
Шулай ук градация (эзлекле рәвештә күтәрелү) – чагыштыру, эпитет, метафора һәм башка төрле тасвир чараларының бер-бер артлы көчәйтелүе яки киресенчә йомшартылуы.
Антитеза (antitesis) каршы куюны белдерә. Монда да җөмләләр янәшә килә. Ләкин бер төрле күренешләр түгел, капма-каршы сыйфатлы картиналар алына, каршылык күп вакыт антонимик кискен, аермалы сүзләр белән белдерелә. Ләкин алар бер җөмлә эчендә түгел, төрле җөмләләрдә урнашалар
Риторик сорау һәм эндәшләр. Художестволы сөйләм чарасы буларак риторик сорау һәм риторик эндәшләр жанр үэенчәлекләреннән һәм әсәрнең эчтәлегеннән чыгып төрле функция башкаралар. Аларда авторның төрле кичерешләре бирелә, чынбарлыктагы вакыйгаларга уңай һәм тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Бу шулай ук шигырь текстларында уй-фикерне көчәйтүдә, тәэсирле итүдә куәтле стилистик алым.
Фәнни эшләрне яклау.
Контроль . Йомгаклау дәресе.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1.Курбатов Х.Р. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002.
2.Курбатов Х.Р.Сөйләү стиле үзенчәлекләре. Татар теле һәм әдәбияты. Казан, – 1983.
3.Заһидуллина.Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.
4.Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. – Казан университеты нәшрияты, 1989.
4. Якупова Г.З. Сибгат Хәким шигъриятенә лингвистик анализ. Диссертация эше, 2008.
|