Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Мои статьи [4]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 19
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 4
Показано материалов: 1-4

Авторлык программаларының  расланулары турында белешмәне түбәндәге сылтамалардан карый аласыз.

https://yadi.sk/i/zEYmqSg5ponTb

https://yadi.sk/i/_AG39jy4poqWk

https://yadi.sk/i/zL_MY2arpoqWt

Мои статьи | Просмотров: 153 | Добавил: Гельсиня | Дата: 01.03.2016 | Комментарии (0)

                                                                                               Аңлатма язуы

 

Татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясе ул – дәүләт аттестациясенең укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота.

 

Укучыларны татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү татар теле укытучылары өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Шушы максатны тормышка ашыру  максатыннан «9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» дип аталучы түгәрәк программасы әзерләнде. Әлеге курс тел турындагы белем системасын бербөтен итеп күзаллауны тәэмин итә, телне даими куллану күнекмәләре формалаштыра һәм тел культурасын камилләштерә. Курс йомгаклау аттестациясенә (формасы нинди булуга карамастан) әзерләнү занятиеләре үткәргәндә нәтиҗәле.

 

Белем бирүнең яңартылган программасы юнәлеше.

Уку – танып-белү эшчәнлеге.

 

Программаның төп идеясе, яңалыгы, кирәклеге һәм педагогик максатка яраклылыгы

Программаның төп идеясе авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларны  йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы итеп әзерләү һәм кабул итү кампаниясендә көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

 

 

Белем бирү программасы түбәндәге норматив-хокукый документларга нигезләнеп төзелде:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
  3. БМОның Бала хокуклары турындагы Конвенциясе.
  4. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
  5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  6. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  7. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  8. Тукай муниципаль районы “Бәтке урта мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең үсеш программасы.
  9.  Мәктәп Уставы.
  10.  «Одаренные дети и молодежь Тукаевского района» исемле комплекслы - максатчан программа.
  11.   Тукай муниципаль районы Балаларга өстәмә белем бирү “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Уставы, «Формирование здорового образа жизни», «Воспитания и развития личности   учащихся» программалары.

 

Программаның максаты: укучыларда лингвистик, коммуникатив компетенция формалаштыру аша дәүләт йомгаклау аттестациясенә максатчан әзерләү.

 

Әлеге максат түндәге бурычларны хәл итү аша тормышка ашырыла:

  • орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләр формалаштыру;
  • әдәби тел нормаларын үзләштерү;
  • сүзлек байлыгын арттыру;
  • текст белән комплекслы эшләү;
  • бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Мои статьи | Просмотров: 1097 | Добавил: Гельсиня | Дата: 28.02.2016 | Комментарии (0)

                                                                 Авторлык программасы

             Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Тел бетә икән – милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак.

Барлык алга киткән илләр экономикасы үсеше күпмедер дәрәҗәдә фәнни идеяләр һәм аларны тормышка ашыру юллары белән бәяләнә. Шуның белән бергә кешенең роле политик, экономик, рухи карашлар системасында үзгәреп тора.

Гомуми белем бирү йортларында да хәзерге тормышка яраклашкан, конкурентлыкка ия булган, грамоталы, иҗади шәхесләр тәрбияләү бурычы килеп басты.

Бу катлаулы мәсьләне чишүдә, әлбәттә, укытучы зур роль уйный. Заман җәмгыятькә яңа идеяләр белән сугарылган, инновацион процесста актив катнашучы, компетент рәвештә фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен чишә алучы, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дөрес оештыручы педагог зарури булуын таләп итә.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

Фәнни-тикшеренү эшенең четерекле мәсьәләләрен чишү бүгенгесе көндә педагоглар алдына профессиональ бурыч буларак куела.

Әлеге позиция Россия Федерация мәгарифенең милли доктринасында да чагылыш таба. Хәзерге вакытта педагоглар аттестация үткәндә дә, квалификацион категория алганда да таләп ителә.

Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү,

сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Мои статьи | Просмотров: 4002 | Добавил: Гельсиня | Дата: 28.02.2016 | Комментарии (0)

                                                        АҢЛАТМА ЯЗУЫ

      Соңгы вакытта матур әдәбиятны комплекслы,  ягъни аның тел һәм әдәби эшләнешен бергә карау көн тәртибенә килеп басты. Менә шуңа күрә дә шигъриятлелекне лингвистик юнәлештә әсәрнең идея эчтәлеге белән бәйләп өйрәнү актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора.

     Язучы тарафыннан образ, сүз-сурәт тудыруда кулланган чаралар, катлаулы лингвистик күренеш  буларак, үзенә төрле планда якын килүне таләп итә.

     Матур әдәбиятта “сүз-образ” дигән термин яшәп килә. Теге яки бу шагыйрьнең, язучының теле дигән төшенчә яши. Тел – шагыйрь өчен материал, фундамент кына түгел, бәлки образлыкны тәэмин итү чарасы да.  Шагыйрьләребезнең шигъри теленә, интонациясенә милли телебезнең бар нечкәлеге, байлыгы, сүз-сурәт, сәнгатьлелек тудыру чаралары  тупланган. Шул алымнарны барлаү, тишерү - лингвистик анализның асылы булып санала.  

     Кызганычка каршы, мәктәпләрдә программада әсәрләргә  анализ ясауга вакыт аз бирелгәнлектән,  бу өлкәдә җитәрлек дәрәҗәдә эш алып барылмый. Шул уңайдан мин  югары сыйныф укучылары өчен “Шигырь  текстларына лингвистик анализ”  дигән темага  авторлык программасы төзедем. Бу курс  татар теле белән әдәбиятны бербөтен  итеп карауны күздә тота.Программаны гуманитар һәм профильле юнәлештә кулланырга мөмкин. Программа атнага  бер сәгать исәбеннән  төзелде.

     Программада укучыларның әдәби текстларны мөстәкыйль өйрәнеп, аларга тулы лингвистик анализ ясау, шагыйрьнең тел-стиль үзенчәлеген билгелү, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләрен бирү, әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү максаты да күздә тотылды

Мои статьи | Просмотров: 1678 | Добавил: Гельсиня | Дата: 24.01.2016 | Комментарии (0)

Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2019
    Используются технологии uCoz