Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Мои статьи [4]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Мои статьи

Татар әдәбиятыннан фәнни – тикшеренү эшләре язу буенча методик кулланма (ИРО тарафыннан расланган программа)

Минемчә, укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы һәр укытучыны  уйландыра. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыруда аеруча нәтиҗәле. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли.

Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Укучыларда мондый күнекмәләр булдыруга игътибарны көчәйтергә кирәклеге ачык. Торган саен күбәя барган фәнни мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.

Эшне башкару барышында кайбер укучыларда киләчәктә фән дөньясын ныклап үзләштерү теләге уяну ихтималын да күз алдыннан югалтырга ярамый. Дәресләребездә утыручы егет һәм кызлар арасында киләсе көн галимнәре дә утырырга мөмкин бит.

“Укымак - фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак - үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”,- дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай. Фәнни-эзләнү эшчәнлеге барышында алынган күнекмәләр укучыга башка фән нигезләрен үзләштергә, бердәм дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга әзерләнгәндә зур ярдәм булачак.

  Мәктәпләрдә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәләшендәге методик эш нәтиҗәлеләрдән санала. Һәр укытучы үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә башкара.  Шуңа күрә дә гомуми белем бирү йортларында тикшеренү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. 

         Нәтиҗәлелеккә ирешү өчен мин дә башка укытучылар кебек, үземнең методик эшчәнлегемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам: а) гомуми педагогик әзерлекне тагын да камилләштерү; б) белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа, алдынгы технологияләрне үз эшемдә актив куллану; в) мәктәп, район, республика күләмендә оештырылган фәнни-тикшеренү эшләрендә укучылар белән актив катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу.

       Хәзерге җәмгыять өчен укучыларның төрле фәннәрдән тирән белемле булуы гына җитми. Аларның мәктәп программасының база курсын ныклап үзләштергән дигәне дә алган белемен таныш шартларда гына куллана белә, көтелмәгән хәлләр килеп туганда иҗади фикерли, яңа идеяләр белән яши, мөстәкыйль эш итә алмый. Шуңа да әзер белемнәрне үзләштерүдән һәр укучының мөмкинлеген һәм үзенчәлеген күздә тоткан мөстәкыйль танып белү эшчәнлеге дәрәҗәсенә җитүе – әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер юлы. Минем уйлавымча,  укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм эзләнү нәтиҗәләрен укыту-тәрбия процессында куллану – белем бирүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе.  

Белгәнебезчә, фәнни эшкә әзерлек дәресләрдә башлана. Без, укытучылар, үзебезнең һәр укучыбызның уңышларын һәм уңышсызлыкларын дәрестә ачык күрәбез. Үзлектән эш башкарганда укучының аны теләк белән яки теләксез башкаруын ачык аңлыйбыз. Шуңа күрә фәнни-тикшеренү эшләренә әзерлекне дәресләрдә башларга кирәклеге беркем өчен дә яңалык түгел. Эш алдыннан  без  укучылар белән берлектә иң беренче актуаль проблеманы формалаштырабыз. Укучыга белем җиткерелми,  проблеманы тикшерү барышында алар аны үзләре эзләп табалар.  Шуннан чыгып,  без укучылар белән башкарылачак фәнни эшнең максатын, бурычларын, өйрәнү объектын билгелибез. Укучылар фәнни эш алымнарын үзләштерә. Эзләнү эшләре түбәндәге  этапларда башкарыла.

 Хәзер hәр этапка якыннанрак тукталыйк.

 

 

                                      Фәнни-эзләнү эшенә тема сайлау.

Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше, эшнең уңышы шактый дәрәҗәдә тикшеренү объектының дөрес сайлап алуына  бәйләнгән. Шуңа күрә фәнни хезмәт өчен теманы укытучы белән укучы бергәләп әзерлиләр.  Нинди генә тема алынса да, ул озак hәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә.   

         Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. 

   Җирле сөйләм, онамастика темалары күңелгә якын темалар. Татар әдәбиятын  рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү. Татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен  чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм мин. Аерым гына бер әсәр өстендә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр.   Теманы дөрес сайлау – эшләгән эш  уңышының яртысын тәшкил итә.

 

Алдагы этап – фәнни эшне язу өчен материал туплау. Материалны ничек тупларга соң?

 Фәнни эшне язу өчен материал туплау

 

         Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барларга кирәк. Татар теле һәм әдәбияты буенча бу әзер библиографик китаплар (мәсәлән, Татар тел белеме библиографиясе (1998), Татар әдәбияты, аерым язучылар турындагы монографияләрдәге библиографияләр һ.б.).

         Татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы буенча махсус библиографик белешмәләр юк. “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Фән һәм тел” журналларында татар теле, әдәбияты һәм аларны укыту мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр даими чыгып тора.Үзегезне кызыксындырган темага караган хезмәтләрне бу журналларның соңгы санындагы шул елда басылган мәкаләләр исемлегеннән табарга була.

         Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу).

         Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә.  

         Кирәкле әдәбиятны дөрес куллануда библиографик картотека төзүнең әһәмияте зур. Тема буенча табылган һәр китапка, журнал яки газета мәкаләсенә аерым карточка төзелә. Моның өчен аерым кәгазь бите (стандарт китапханә карточкасы булса яхшырак) файдалану уңайлы. Аңа авторның фамилиясе, инициаллары, китапның (мәкаләнең) тулы исеме, басылу урыны, елы һәм бите, журнал һәм газета мәкаләләре өчен – газета һәм журналның исеме, номеры, чыккан елы, ае, көне дә күрсәтелә. Әлеге карточкалар фәнни эшнең бүлекләренә ярашлы рәвештә системага салынып, авторлары буенча алфавит тәртибендә урнаштырыла. Болай эшләгәндә, соңыннан хезмәтнең ахырында бирелүче гомуми библиографияне төзү дә җиңел була.

         Темага караган фәнни-теоретик әдәбиятны өйрәнүне тарихи-хронологик тәртиптә түгел, ә “кире тәртиптә” алып бару отышлырак. Иң башта соңгы елларда чыккан әдәбият белән танышасың, аннары, эзлекле рәвештә, элеккерәк еллардагы чыганакларны өйрәнәсең. Нәтиҗәдә искергән хезмәтләргә бүгенге көн югарылыгыннан торып бәя бирергә мөмкинлек ачыла, теманың кайсы яклары әле һаман да тиешенчә яктыртылмаганлыгы яки бәхәсле булуы ачыклана.

         Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы.

Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

         План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда ук күзаллана. Баштарак ул якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.

 

Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру.

Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла.

Битнең югары өлешендә мәктәпнең исеме языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла.

Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе  языла.

Битнең сул ягында фәнни эшне яклауга рөхсәт ителү билгесе язылырга тиеш.

Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә .

Титул битен язу кагыйдәләре:

 - Титул бите рамкасыз булырга тиеш.

 - Елын язганда “ел” сүзе язылмый.

 - Фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына.

 - Фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.

- Эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшеренүләрне кабатламаска тиеш.

Тезислар:

Ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:

  • Эшнең максатыннан чыгып кыскача куелган бурычлар.
  • Бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте).
  • Бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән).
  • Алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.
  • Файдаланылган әдәбият.

 

Фәнни эшкә тезислар Word редактор тексты  кәгазендә, күләме  2 биттән артык булмаска, уң яктан – 2,5 см, сул яктан – 3 см, текст 14 нче шрифт белән һәм тигез интервал аша язылырга тиеш.

Тема – кара шрифт белән, авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, мәктәпнең адресы  һәм сыйныфы уртада курсив белән языла.

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

  1. Кереш өлеш
  2.      1 нче бүлек ( теория)

      §1, §2 ...

  1. 2 нче бүлек (практик эш)    

      §1, §2 ...

  1. Йомгаклау өлеше
  2.    Кулланылган әдәбият
  3. Кушымта

 

 

Фәнни эшнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Фәнни хезмәт, гадәттә, 3  өлештән тора: кереш, төп өлеш hәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, әhәмиятен күрсәтә. Биредә үк мәсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса (методика буенча), аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш.

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклына:

  • теманың актуальлеге;
  • эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;
  • эшнең максаты hәм бурычлары;
  • өйрәнү объекты hәм предметы;
  • гипотезалар (гыйбарәләр)
  • эзләнү-тикшеренү методлары;
  • эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;
  • эшнең структурасы;

Төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләрге карата үз позициясен белдерә.

Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә.

Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеге hәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;
  • кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;
  • хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү – тикшеренү барышында барлыкка яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк.

  Файдаланылган әдәбият исемлеге (библиография)

Файдаланылган әдәбият исемлеге (библиография) йомгактан соң бирелә. Монда автор эш барышында телгә алган, кулланган фәнни-теоретик китаплар, мәкаләләр алфавит тәртибендә күрсәтелә. Библиографиягә карап, укучы файдаланган материалның күләмен һәм характерын билгеләп була.

Гадәттә, фәнни эшне язганда кимендә 5-10 әдәбият чыганагы кулланыла, аларның исемлеге эшнең ахырында күрсәтелә. Библиография төзүнең берничә ысулы бар. Иң киң таралганы һәм уңайлысы – алфавит тәртибендә төзелгән  әдәбият исемлеге, ягъни авторларның фамилиясе алфавит тәртибендә искә алына. Бер үк авторның берничә хезмәте файдаланылган очракта, алар, чыккан елына карап, хронологик тәртиптә урнаштырыла.

Авторлар саны өчтән артса, библиографик тасвирламаны, китап исеменнән башлап, авторларны кыек сызыктан соң күрсәтәләр. Мәсәлән: Татарча-русча сүзлек / И.А. Абдуллин, Ф.Ә. Ганиев, М.Г. Мөхәммәдиев, Р.А. Юналеева. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 462 б.

Авторлар саны дүрттән дә артып китсә, кыек сызыктан соң өч кешенең генә фамилиясе һәм инициалы теркәлә, калганнары “һ.б.” дип күрсәтелә.

Фәнни эшнең библиографик мәгълүматлары титул яисә соңгы битендәге кебек түбәндәге схема буенча языла:  

Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: Хәтер, 2002. – 384б..

      Чыганаклар исемлеге

Чыганаклар исемлеген библиографиядән соң урнаштыралар. Чыганакка тикшеренү өчен материал булып хезмәт иткән журналлар, газеталар, сүзлекләр, әсәрләр һ.б. керергә мөмкин. Бу исемлек шулай ук алфавит тәртибендә урнашырга һәм әдәбият исемлеге таләпләренә туры килергә тиеш.

                                                                   Аерым том

Гафури М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татарстан кит. нәшр., 1980. – Т.1. -536 б.

 

                                                    Фәнни җыентык

Татар теле һәм этносы тарихы мәсьәләләре: Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият, сәнгать институты җыентыгы / М.З. Зәкиев мөхәррирлегендә. – Казан, 2000.- 176 б.

Газетадан алынган мәкалә

Миңнуллин Т. Татарны саклау – татарның үз бурычы // Мәдәни җомга. – 2002. – 4 окт. – Б.2.

Журналдан алынган мәкалә

Вәлиев М. Тәнкыйтьне җанландыру – уртак бурыч // Казан утлары. – 2002. - №8. – Б. 129-131.

Сайланма әсәрләрдән алынган әсәр

Камал Г. Безнең шәһәрнең серләре // Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Тат. Китап нәшр., 1978. – Т. 1. – Б. 171-221.

Кушымта фәнни эшнең азагында, әдәбият исемлегеннән соң, аерым битләрдә  бирелә . Кушымта хезмәткә бик әйбәт өстәмә булып торырга мөмкин. Мәсәлән, анализланган сүзләр исемлеге, ксерокопияләр, фотоиллюстрацияләр, схемалар, транскрипцияләр, фактик материал тупланган карточкалар (аерым конвертта яисә тартмада). Методика буенча башкарылган эшләрдә, гадәттә, дәрес план-конспектлары кушымта итеп бирелә. Кушымталар берничә булса, алар аерым номерлана (1 нче кушымта, 2 нче кушымта...), номер астына кушымтаның исеме языла.

Рәсемнәрне (сызымнар, графиклар, схемалар, диаграммалар) тексттан соң алар беренче тапкыр искәртелгәндә, яисә икенче биттә урнаштыралар.

Таблицалар тексттан соң бирелә. Һәр таблицага сылтама (ссылка) булырга тиеш.

Таблицалар гарәп цифрлары белән тәртип буенча билгеләнә. Номер өске сул якта “Таблица” дигән сүз янына языла.

Әгәр фәнни эштә 1 генә таблица икән, аңа “Таблица” сүзе дә, номер да куелмый.

Һәр таблицаның исеме булырга тиеш. “Таблица” сүзе һәм исеме язма хәрефләрдән башлана. Таблицаның исеменнән соң нокта куелмый.

Сылтамалар (ссылки) таблицаларга, рәсемнәргә, кушымтага түгәрәк җәя эчендә, яисә куштырнаклар эчендә бирелә.

Сылтама бирүнең 2 төре бар:

  1. Текст эчендәге сылтамалар (внутритекстовые).
  2. Тексттан соң килә торган астөшермәләр (сноска, т.е. подстрочные ссылки)

Компьютер белән эшләгәндә беренче форма уңайлырак.

Текст эчендәге сылтамалар.

Текст эчендәге сылтамалар файдаланылган әдәбият исемлегендәге номеры шакмак [квадрат] җәяләр эчендә күрсәтелә. Мәсәлән, ... бу турында М.З. Зәкиев [3], Ф.С. Сафиуллина [18] хезмәтләрендә дә әйтелә. Теге яки бу хезмәтнең аерым битләренә искәрмә ясаган очракта, сылтаманы менә болай формалаштыралар:

Ф.С. Сафиуллина болай дип яза “... ... ...” [18,12].

Бу очракта беренче сан – [18] хезмәтнең библиографиядәге номерын, өтердән соңгы сан - [12] искәрмә ясалган битне күрсәтә.

Вариант буларак, мондый язылыш та мөмкин: Ф.С. Сафиуллина [18, 12] болай дип яза: “... ...”.

Күп томлы хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәндә, томның номерын да күрсәтәләр: Г. Тукай үзенең “Халык әдәбияты” хезмәтендә түбәндәге фикерләрне язган: “...” [15, т. 4, 261], яисә болай : Г. Тукай [15, т.4, 261] үзенең “Халык әдәбияты” хезмәтендә түбәндәге фикерләрне язган: “... ...”.

Тексттан соң килә торган астөшермәләр (сноска, подстрочные ссылки).

Тексттан соң килгән астөшермәләрдән хезмәтнең авторын, исемен, басылып чыгу урыны турындагы мәгълүматны я тулысынча,  я текстта күрсәтелмәгән өлешен генә китерәләр.

Астөшермәләр текст астында озын сызыктан соң бер интервал аша җыела. Мәсәлән:

Текстта: “Укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, әсәр өйрәнүнең төрле этапларында методик формалар һәм алымнар да үзенчәлекле”1.

Астөшермәдә: 1. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 2000. – Б.7.

Әгәр фәнни эштә башка телдә язылган хезмәт кулланыла икән, астөшермәдәге мәгълүмат шул телдә язылырга тиеш. Мәсәлән: Текстта: “... ... телнең үз лексикасында кебек, аерым алынмаларның уңай яки тискәре экспрессив – стилистик төсмерләре дә үзгәрде”1.

Астөшермәдә: 1. Величко А.В. о “русскости” русского языка наших дней // Русская речь. - №6. – с. 54.

Әгәр дә бер үк биттә төрле авторның бер үк җыентыкта чыккан мәкаләләре китерелә икән, икенче астөшермәләрдә әлеге җыентыкның исеме “шунда ук” ка алыштырыла:

I. Астөшермә: Нигъматуллов М.М. Урта һәм югары мәктәптә аналитик фигыльләрне өйрәнү // Актуальные проблемы двуязычия в Республике Татарстан. – Наб. Челны, 1997. – 73-76 б.

II. Астөшермә: Казыйханова З.А. Педагогик вузда студентларны азкомплектлы мәктәптә ана телен укытуга әзерләү // Шунда ук. – 76-78 б.

Һәм соңгы этап - фәнни эшне яклау.

Фәнни эшне яклау.

Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала. 

        Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

        Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу.

        Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә.

        Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

 Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы.

                                            Файдаланылган әдәбият.

 

1.Әдәбияттан диплом эшләре.КДУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеге стөдентлары өчен методик кулланма.Төзүче: Х.Миңнегулов.- Казан: КДУ нәшрияты, 1985.-87б.

  2.Белых, С. Л. Управление исследовательской активностью ученика:   методическое  пособие для педагогов средних школ, гимназий, лицеев [Текст] / С. Л. Белых. - М.:Зимородок, 2007. – С.31-46. – (Серия «Методическое обеспечение»).

3. Волкова, Е. В. «Как написать и оформить реферат»: программа элективногоТяглова, Е. В. Методика апробации результатов исследовательской деятельности  учащихся [Текст] / Е. В. Тяглова // Исследовательская работа школьников. – 2006. - № 1. – С. 128-138.

 4.Диплом эшен ничек язарга? ТөзүчеҮ.Гимадиев.-Уфа ,1984.-39 б.

5. Новиков, А.М. Научно-экспериментальная работа в образовательном учреждении / А.М. Новиков. – М., 1998.

 6.Татар теленнән язма эшләрТөзүче: Сәлимов.-Алабуга,1998.-22б.

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Гельсиня (28.02.2016)
Просмотров: 7508 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz