Сайт кунаклары |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
В категории материалов: 30 Показано материалов: 11-20 |
Страницы: « 1 2 3 » |
Сортировать по:
Дате ·
Названию ·
Рейтингу ·
Комментариям ·
Загрузкам ·
Просмотрам
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың читтән торып үтү туры тәмамлануы турында хәбәр итә. Йомгаклау турына үтү баллары Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтында урнаштырылган, нәтиҗәләр белән танышу өчен киләсе сылтама буенча үтә аласыз: http://abiturient.kpfu.ru.
Татар теленнән IV Халыкара олимпиадада «Татарстан Республикасының рус телендә белем бирү оешмаларының рус теле укучылар төркеме» категориясендә катнашкан һәм иң күп балл җыйган (45б. – 100%) 8,9,10,11 сыйныф укучылары өчен 2016 елның 15 нче гыйнварыннан 21нче гыйнварына кадәр өстәмә тур үткәрелә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың төп турына узган укучылар һәм студентлар исемлеге 2016нче елның 31 гыйнварына кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты рәсми порталында һәм Министрлык сайтында урнаштырылачак. |
"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел 60 ка якын гариза килде.Шушы көннәрдә бәйгегә килгән гаризалар белән Татнет экспертлары һәм жюри әгъзалары таныша башлаячак. Октябрь аенда бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
чыганак: белем.ру |
Бүген Казанда "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр" темасына "түгәрәк өстәл" узды. Аны “Мәгариф” журналы редакциясе оештырды.Утырышта галимнәр, дәреслек авторлары, укытучылар һәм шушы темага мөнәсәбәте булган затлар катнашты. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов башлап җибәргән сөйләшүне алга таба бүлек мөхәррире Сания Әхмәтҗанова алып барды. Утырышта әдәбият дәреслекләре буенча яңа укыту программасының эчтәлеге, шул программаларны тормышка ашыру шартлары һәм укучылар алган белем нәтиҗәләре хакында сүз булды. "Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу бик авыр булды, чөнки моңа кадәр язылган дәреслекләр юк. Рус мохитендә тәрбияләнгән баланы кызыксындыру бик җиңелләрдән дип булмый", - диде рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина.
|
Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School - халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Alabuga International School - махсуслаштырылган мәктәптә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Кама сәнәгать үзәгендә эшләүче чит ил белгеләре балаларына белем бирү каралган. Мәктәп комплексында мәктәп һәм балалар бакчасы бар, гомуми мәйданы - 4 мең.кв.м. Анда 350 бала белем алырга мөмкин.
Аерым алганда, мәктәп нигезенә беренче ташны салу тантанасы 2013 елның 1 мартында уздырылган иде . Ул "Өч аю" арендалы коттеджлар бистәсе территориясендә урнашкан. "Алабуга" МИЗның идарә компаниясе "ОЭЗ ППТ "Алабуга" ААҖ бистәне төзү заказчысы булып тора.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
|
Бөтен Россия күләмендә быел чыгарылыш сыйныф мәктәп укучылары сочинение язачаклар. Әлегә кадәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сочинение темаларын әйтмәгән иде. Шушы көннәрдә өлкән сыйныф укучылары игътибарына кайбер сочинение темалары хәбәр ителде.
Чыгарылыш сочинение темалары түбәндәгеләр (рус телендә):
- «Недаром помнит вся Россия»,
- «Человек и природа в отечественной и мировой литературе»,
- «Спор поколений: вместе и врозь»,
- «Вопросы, заданные человечеству войной»,
- «Чем люди живы?».
Министрлык хезмәткәрләре әлеге сочинениеләр укучыларның күзаллавын киңәйтер, булачак профессияне сайларга ярдәм итәр, дип ышаналар.
Әлеге темалардан тыш министрлыкка башка сочинение темалары да тәкъдим ителгән. Әмма РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге 5 темага гына тукталган һәм бу темаларны әлеге моментта актуаль дип саный.
|
Укучылар Бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр бирә ала (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Россиянең бөтен төбәкләрендә, укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны киметү мөмкинлеге бирә. “Шулай ук бу чара аларга белемнәрен тикшерергә, нәрсәне җентекләбрәк өйрәнергә икәнлеген ачыклау мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте ул.
Махсус үзәкләр 11 нче сыйныфны һәм узган елларда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен дә булачак. БДИ үткәрү тәртибе үзгәрү әзерлек алдында: хәзер дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан 11 нче сыйныфка кадәр укытылып бетерә торган фәннәр буенча гына тапшырырга мөмкин.
Бер елда имтиханны ничә тапкыр тапшырып карарга мөмкин икәнлеге әле төгәл билгеле түгел. Соңгы нәтиҗә итеп иң уңышлы балл сайланачак.
“Ноябрь-декабрьдә үзәкләр тулы көченә эшли башлаячак дип уйлыйм, - дип сөйләде бу хакта С.Кравцов. – Элек алар төбәктә 1-2 генә булачак, аннары үзәкләр саны арттырылачак”. БДИ тапшыру буенча махсуслаштырылган үзәкләр видеокүзәтү системасы урнаштырылган пунктларда гына була.
"Татар-информ" МА материаллары буенча |
Укучым Галлямова Динара узган уку елында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни- гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаганы, мәктәп эшләрендә актив катнашканы өчен районыбызның хакимияте башлыгы грантына ия булды. Без Динарага киләчәктә дә яңа дан -яңа үрләр яулавын, зур җиңүләргә ирешүен телибез. |
Мәктәбебез директоры Даутова Зөлфия Исхак кызы "Иң яхшы директор" грантына лаек булды. Без аны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Аңа авыр хезмәтендә яңадан- яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз. |
Быел безнең мәктәп укытучыларының өчесе "Иң яхшы укытучы " грантында җиңү яуладылар. Алар: рус теле һәм әдәбияты укытучылары Лысенкова Светлана Лукъяновна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәкиевна, математика укытучысы Галяутдинова Гөлфия Асватовналар. Мәктәбебез админстрациясе һәм укытучылар коллективы аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлады.
|
Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре!
"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 12 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Аннары килгән гаризалар белән экспертлар танышачаклар, бәйгедә катнашучы сайтларга бәя бирәчәкләр, урыннар билгеләнәчәк.
Быел бәйге 8 номинациядән тора:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
"Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" номинациясе
"Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе
"Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
"Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинациясе
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе
Бәйгедә катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк. Бәйгенең нигезләмәсе http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча урнашкан.
Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия,
http://konkurs.belem.ru
belem.ru яңалыклары |
|
Матбугат |
|
Мәгариф порталы | |
Телебез турында |
|
|