Төп бүлекләр
Бүлекчәләр
Яңалыклар баганасы [30]
Укытучыга ярдәмгә [15]
Укучыга ярдәмгә [8]
Авторлык программалары [0]
Дәрес эшкәртмәләре [0]
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Файлы » Яңалыклар баганасы

В категории материалов: 30
Показано материалов: 21-30
Страницы: « 1 2 3

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам

 Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне чын күңелдән Белем көне һәм  яңа уку елы башлануы  белән котлыйм!
1нче сентябрь укучылар өчен дә, укытучылар – һәммәбез өчен дә  үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та,  юл башы  мәктәптән башлана.
 Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә    үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау  проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.
Без лаеклы рәвештә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз.  Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, Сез яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен булган мөмкинлекләрне дә гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.
           Әлеге уку елында сигез йөздән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфларга һәм уку йортлары аудиторияләренә керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез кирәкле генә түгел, ә уңышлы да булсын иде.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 957 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 29.08.2014 | Комментарии (0)

Бүген мәгариф өлкәсендә төп бурычларның берсе – 2016 нчы елга кадәр 3 яшьтән узган барлык балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды.
Аның әйтүенчә, бу юнәлештә программа проекты нигезендә, быел республика буенча балалар бакчаларында 6 мең 450 урын булдырыла, 2015 нче елда Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен 13 мең яңа урын барлыкка килергә тиеш. Бу максатларга 7,5 млрд сум акча юнәлтү планлаштырыла.
 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 491 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 24.08.2014 | Комментарии (0)

  Быел яңа уку елына багышланган Белем көне һәм тантаналы линейка гадәттәгечә 1 сентябрь көнне узачак.
Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Казанда – 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101 – Татарстан башкаласында.
Шулай ук быел республикада 1 сентябрьдә Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8 е – авыл җирлегендә.

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 519 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 24.08.2014 | Комментарии (0)

 Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясендә VI Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды делегатлары әнә шул хакта фикер алышты. Директор Камәрия Хәмидуллина кунакларга бу мәсьәлә татар башкаласында да хәтәр кискен булуын ассызыклап үтте. “Массакүләм мәгълүмат чаралары аерым утрауда яшәгән кебек. Хәзер гаиләләр почтага барып менә бу газета-журналларга язылыйк әле, дип әйтергә ашыкмый. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да татар телен газета-журналлардан укып өйрәнүен әйтеп үткән иде. Татар телен үстерик, саклыйк дисәк, татар телендәге матбугатның даими укучылары да булырга тиешбез”, - ди ул. 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 513 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 17.08.2014 | Комментарии (0)

  15 нче августта Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республикакүләм август киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. “Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына әзерләнгән киңәшмәнең пленар утырышының турыдан-туры видеотрансляциясе тәкъдим ителә.
Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнаша.
Август киңәшмәсенең онлайн-трансляциясе Интернет челтәрендә http://veratiz.ru:88/player/ адресы буенча оештырыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 524 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 16.08.2014 | Комментарии (0)

Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм август киңәшмәсе узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнашты. Киңәшмә "Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган иде. Бу киңәшмәдә шулай ук узган елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы планнар турында сүз барды.
 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 477 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 16.08.2014 | Комментарии (0)

  Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли мәктәпләр өчен татар, рус телендә предметны камил аңлата алган, үз фәнен яхшы белгән иҗади белгечләр әзерләмәсәк, милли мәктәп язмышына куркыныч яный дигән сүз. Ул гына да түгел, заман бүген бездән ике телне генә түгел, ә өч телне белгән һәм өч телдә дәрес бирергә сәләтле кадрлар әзерләүне таләп итә”, - дип басым ясады Энгель Фәттахов.

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 455 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 16.08.2014 | Комментарии (0)

Казанда 10-13 август көннәрендә узган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады.
Аның эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 200 делегат һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, РФ һәм ТР мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре катнашты. 11 августта корылтайның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында пленар утырышы узды, кичә исә, делегатлар Саба муниципаль районына барды.

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 501 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 16.08.2014 | Комментарии (0)

  2014 елның 11-14 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашачак. Ачылу тантанасы 12 августка планлаштырылган. Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак.

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 386 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 16.08.2014 | Комментарии (0)

  Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген, Саба муниципаль районы белем бирү учреждениеләре белән таныша. Билгеле булганча, алар Казанга кичә ачылган Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары    хезмәткәрләренең  VI бөтенроссия корылтаенда катнашу өчен килде.
Программада делегатларның бүген Байлар Сабасы гимназиясендә, Эзмә, Килдебәк, Сатыш, Лесхоз, Тимершык авыллары урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Шәмәрдән бистәсе лицеенда, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча сәләтле балалар өчен Саба мәктәбе-интернатында, Сабаның 5 нче “Бәләкәч” балалар бакчасында булуы каралган.

 

Яңалыклар баганасы | Просмотров: 408 | Загрузок: 0 | Добавил: Гельсиня1 | Дата: 16.08.2014 | Комментарии (0)

1-10 11-20 21-30
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz