Төп бүлекләр
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 17
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

                                                                                               Тәрбия эше   киң колач җәя                                                    

       Мин   татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, тәрбия эшенә дә аеруча игътибар бирәм. Фәнебез буенча төрле кичәләр, викториналар үткәрәбез, халкыбызның гореф- гадәтләрен ныклап өйрәнәбез. Бу елның февраль аенда бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан мәктәбебездә һәм район директор урынбасарлары каршында  зур кичә уздырдык. Кичәдә укучыларыбыз  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләрен сөйләделәр. аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Шулай ук укучыларым белән Афган сугышында катнашкан авылдашларыбыз өчен әдәби- музыкаль кичә үткәрдек. Бу үткәргән чаралар укучыларның күңелләрендә тирән эз калдырды. Килгән кунаклар да кичәдән канәгать булдылар. 

     Укучыларым Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап,  Сарман гимназиясендә үткәрелгән конференциядә "Шигырь укучылар" номинациясендә дипломнарга лаек булдылар.

 

" Гомерем минем моңлы бер җыр иде,үлемем дә яңрар җыр булып" (Муса Җәлилнең тууыына 110 еллыкка багышланган әдәби - музыкаль кичә)

Трек№1 "Җырларым " көе уйнатыла..

Трек№2  Аудиооязма аша түбәндәге сүзләр яңгырый"Бөтен дөнья поэзиясе тарихында  күп кенә гүзәл, яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен, зур поэзиясеннән тыш, үзенең геройларча батырлыгы, тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез исеме белән дә мәңгеләштерә алганнар; инглиз шагыйре Байрон, венгр  шагыйре бөек Петефи, Чехословакиянең Юлиус Фучигы һәм туган шагыйребез Муса Җәлил – шундый шагыйрьләр".

 Видео №1         (1 слайд)  

1 нче алып баручы.. Добрый день, дорогие гости, уважаемые учителя, ученики! Сегодня мы отмечаем  большой праздник, посвященный 110-летию со дня рождения Мусы Джалиля – любимого сына татарского народа, Героя Советского Союза, Лауреата Ленинской премии. Данное мероприятие утверждает бессмертие творчества великого поэта.

Песня меня научила свободе,
Песня борцом умереть мне велит.
Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.
 2 нче алып баручы.  Хәерле көн,  хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар!  Шушы көннәрдә Татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 110 ел булды. Бүген  мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз. (2 слайд)

1 нче алып баручы. “Моя жизнь была одной грустной песней”, - говорит поэт. А для нас имя его стало песней, прозвучавшей на весь мир. Народ был потрясен, прочитав его стихотворения, созданные в плену, перед казнью. 

Жить бесполезно – лучше уж не жить:  (3 слайд)
На ровном месте кочкою служить.
Свети потомкам нашим, как маяк,
Свети как человек, а не светляк.

Да, стихотворения, песни Мусы Джалиля бессмертны! Его слова светят маяком и проходят сквозь поколения.

 “Дулкыннар” җыры.

 ”Җырларым” шигыре.

Трек №3  "Авыл көе" җыры яңгырый.

(4 слайд). 2 нче алып баручы.  Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә.  

 1 нче алып баручы.  Истоки творческого пути Мусы Джалиля начинаются в его родной деревне Мустафа. Он родился 15 февраля 1906 года в этой деревне Оренбургской губернии. (Музыка остановливается) (5 слайд).

Муса был низкорослый, черноволосый, кареглазый, очень шустрый мальчик. Несмотря на бедную жизнь, отец его, дядя Мустафа, старался дать своим детям образование. С шести лет Муса начинает учиться в деревенском медресе, проявляет себя умным и смекалистым учеником.  (6 слайд)

     С 13 лет Муса Джалиль начинает писать стихотворения. Его жизнь и творчество связаны с детьми. Он любил веселых, озорных, дисциплинированных, старательных и трудолюбивых детей. И сам в детстве был таким. Он создал для детского чтения стихотворения, песни, подвижно - игровые песни, пьесы. (Видео останавливается). А теперь давайте послушаем его стихотворения, написанные для детей.

 Сәхнәгә башлангыч сыйныф укучылары чыга.

  “ Куян”; 1б класс;
 “ Бакчачы бабай”;   2а класс;

   “Күршеләр" шигыре

Трек №4. “ Карак песи” җыры
(7-9 слайдлар)  1 нче алып баручы. После окончания школы, он поступает в Казанский университет, после окончания учёбы Джалиля посылают в Москву, работать журналистом, он работает и поступает ещё учиться в Московский университет.  У Мусы Джалиля было очень много друзей,  его очень уважали, он был хорошим верным и честным другом, в трудные минуты, всегда помогал друзьям. Муса Джалиль  писал очень много стихов для детей и взрослых.

(10 слайд) Видео №2

 2 нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

                Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса  (11 слайд)

                 Әкрен генә поезд кузгалды

                 Калды Казан, киттең син сугышка

                  Ерак иде солдат юллары.

(12 слайд)

 1 нче алып баручы.  Война - это трагедия для всех. Мусе Джалилю было всего 35 лет, когда он уходил на войну. С женой Аминой они прожили только 7 лет. В книге “Муса Джалиль” (Казань, 1976) Амина Джалилова пишет: “ В довоенные 7 лет, в самый творческий период Мусы мы жили очень дружно. Дочь Чулпан была самой большой радостью для нас обоих”. Уходя на войну, поэт, прощаясь с друзьями и близкими, пишет стихотворения “Разлука”, “Прощай, моя умница”.

(13 слайд) 2 нче алып баручы.  Сугыш башлангач, шагыйрь югалып калмый. Муса инде сугышның беренче көннәреннән үк яуга әзер була, корал алып көрәшкәнчегә кадәр, кулына каләм тотып көрәшкә күтәрелә. Шагыйрь соңгы сулышына кадәр фашистларның илебезгә басып керүенә нәфрәтен белдерә.

 1 нче укучы.        Ә син, илем, мине кеше иттең,

                        Илһам бирдең,   шагыйрь иттең син;

                        Сулар сулышым булып әверелдең

                        Һәм йөрәгем булып типтең син!

                        Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас

                        Синең өстә чакта аяклар.

                       Аның исеме белән ачылган тел

                       Үлгәндә дә аны кабатлар.

    2 нче укучы.     Не горюй, что рано умираем...

                        Мы не из тех, кто мог с пути свернуть!

                        Мы умираем на переднем крае,

                        Нас перед смертью не в чем упрекнуть.

  

 3 нче укучы.         Кыен чакта өметләрем киселеп,

                        Тормышымнан күңел суынса,

                        "Көрәш, дускай, көрәш, туктама", - дип,

                        Эндәшәсең кебек син, Муса.

                        Каның белән язган шигырьләрең

                         Тетрәп укый синең бөтен җир,

                        Буыннардан буыннарга килер,

                        Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!        

 4 нче укучы.   Ведь жизнь не измеряется годами,

                       А в списках смерти - мало ли имен?

                       Но, может быть, и нашей крови пламя

                       Еще взойдет бессмертием знамен.

 (14 слайд) Видео№3

“Төрмәдә төш” шигырен сәхнәләштерү.

  (15 слайд) “ Бүреләр” шигыре

“Вәхшәт”  шигыре.

(16 слайд) “Ерткычлык” шигыре

 1 нче алып баручы. Моабитский цикл – это наивысшее достижение татарской поэзии периода Отечественной войны и одна из вершин всей многонациональной литературы.

(17 слайд)  2 нче алып баручы.  Шагыйрьне  бөтен дөньяга таныткан “Моабит дәфтәрләре”циклының бөеклеге – шагыйрь хисләренең ихласлыгында. Без шагыйрьнең һәр сүзенә ышанабыз, аның үлем көткәндәге халәтен аермачык күз алдына китерәбез. Шигырьләрендә аерылу газабын да, ирекне сагыну да,үкенү дә, шикләнү дә, үлемгә һәм дошманнарга карата нәфрәт тә – барысы да күңелнең иң нечкә хисләрен тибрәтерлек итеп сурәтләнгән.

“Тик булса иде ирек” шигыре (18слайд)

Гиззатуллина “Бер үгет”  шигыре (19 слайд)

”Ышанма” шигыре  (20 слайд)

(21 слайд)   1 нче алып баручы.  Вера поэта в светлое будущее была настолько сильной, что в самое накалённое время войны он пишет стихотворение (чтение стихотворений) “Красная ромашка”.

  Говорят, каждый умирает в одиночку. В большинстве случаев    так оно и было. Но что касается группы Джалиля - Курмаша, то они до последней минуты держались вместе. Вместе сражались с фашизмом, вместе   переносили все тяготы неволи, вместе шли на казнь. Даже для такой большой тюрьмы, как Плетцензее, где казнен 2891 человек, это –  случай   исключительный.

  (22 слайд)    Укучы.  Нас вывели — и казнь настанет скоро

На пустыре нас выстроил конвой...

И чтоб не быть свидетелем позора,

Внезапно солнце скрылось за горой.

 Придет, придет день торжества свободы,

Меч правосудья покарает их.

Суровым будет приговор народа,

В него войдет и мой последний стих.

(23 слайд) Видео№4

 2 нче алып баручы.  Без татар көрәшчеләре, җәлилчеләр алдында баш иябез.

1 нче алып баручы. Объявляется минута молчания.   Трек №5  (24 слайд)

                               Они погибли, сгорели в горниле страшной войны, ушли в небеса бесстрашные сыны Родины нашей.

                                Укучы.  Нет, они не погибли!           (25 слайд)

                         Они вернулись к тебе, моя    Родина,
                        В песнях, фотографиях, 

                         Они вернулись к нам, моя Родина,

                        В капсулах на бумажных клочках.

2 нче алып баручы.  Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. (26 слайд)

1 нче укучы. Көннәрегез авыр булды сезнең,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да, борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр                                      (27 слайд)

Мәңге яши, алар үлемсез!

 2 нче укучы. Арабыздан үзе югалса да,

Юк, суытмас һични бу эзне.

Көрәштәге Муса,

Солдат Муса,

Йөрәктәге Муса ул безнең.

(28 слайд) Видео № 5

   1 нче алып баручы. В 1946 году разными сложными путями, через тернии (29-30 слайд) в Казань возвращается первый цикл стихотворений “Моабитская тетрадь”. Путь еще сложнее проходит второй цикл “Моабитской тетради”. В 1947 году Андре Тиммерманс передает его через советского посла в Москву. Только в 1953 году стихотворения поэта выходят в свет. 2 февраля 1956 года М. Джалилю присвоено звание Героя Советского Союза. 22 апреля 1957 года Мусе Джалилю присуждается Ленинская премия за цикл стихотворений “Моабитская тетрадь”.

  (31 слайд) Видео №6

2 нче алып баручы.  Әйе, Муса Җәлил үлмәде, ул  үзенең үлемсез шигырьләре белән безнең йөрәкләрдә яши.  Ул-  Советлар Союзы Герое, татар халкының куркусыз улы. Аның белән бер генә буын горурланмаячак. Аңа Казан Кремле янында һәйкәл куелган,Татар Дәүләт опера һәм балет театры – башкалабызның бизәге. Горький урамындагы музей-квартира  аның иҗатын сөючеләрне һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. (32-36 слайды)

1 нче алып баручы. “Народ, родивший такого великого поэта, как Муса Джалиль, велик”, - писал С.Вургун. Поэт – герой, прославивший Татарстан, привлекает к себе все больше и больше поклонников.

Трек №6 Звучит песня.  “Муса Җәлил”(37-39 слайды)

(40 слайд)  1 нче алып баручы.   На этом заканчивается наша литературно-музыкальная композиция, посвященная Мусе Джалилю. Спасибо за внимание.

 2 нче алып баручы.. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?

           Минемчә, бу сорау һәркемне уйландырадыр, чөнки хәзерге заман укучысына  бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй заман тәрбиячесе кирәк.  Әлбәттә, ул  бик тә сизгер күңелле психолог, педагог булырга тиеш. Үз эшенең әһәмиятен, ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә,  теорияне яхшы белергә, практик яктан җитди әзерлекле булырга тиеш.

      Заман тәрбиячесенә эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта, үз укучыларының шәхси сыйфатларын яхшы белергә, җентекләп өйрәнергә кирәк.         Тәрбияче буларак,  ул укучыларына өйрәнүче дип түгел, ә бәлки чын шәхес итеп карарга тиеш. Минем уйлавымча, бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-береңә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучы аны яратмаса, хөрмәт итмәсә, аның укуга булган мөнәсәбәте, кызыксынуы һичшиксез сүнәр.   

    Замана таләбе буенча, теләсәң,  теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Хәзерге мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзер җәмгыятьнең  нигезен һәрьяктан  гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  алучы  һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт-мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү – һәр  укытучының һәм тәрбияченең  төп бурычы ул.  

   Шулай ук заман тәрбиячесенең сыйныф укучылары белән уңышлы эшләү алымнарын  дөрес планлаштыра белүе дә  дә бик әһәмиятле.

     Сыйныф җитәкчесенең эше – киләчәккә, алдагы көннәргә йөз тоткан, планлы рәвештә алып баруга нигезләнгән эш. Алдагы тәрбия эшләрен, үткәрелергә тиешле чараларын күзаллый белү, шәхеснең үсеш юнәлешләрен, мәктәп алдында торган гомуми бурычларны һәм максатларны аңлап, белеп тору да сыйныф җитәкчесенең һөнәри дәрәҗәсен билгели.
   Беребезгә дә сер түгел, хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан – ачык сөйлиләр, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. Чыннан да, урамнарда, җәмәгать урыннарында үсмерләрнең, яшьләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үзара сөйләшү – аралашуларына игътибар итсәң, гаҗәпкә каласың. Бер-берсенә карата тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек күренешләре еш очрый. Ә бит үткәнебезгә әйләнеп карасак, татар халкы гомер – гомергә эшчән, намуслы, тәртипле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән дан тоткан.  

     Тәрбияче –уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Ул балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, укучыларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре формалаштыра. Бала көндәлек аралашу процессында укытучыда иң яхшы сыйфатларны, күңел сафлыгын, күңел җылылыгын күрергә тиеш. Һәр укучы – шәхес, ул чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып белергә омтыла. Минем уйлавымча, сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара дуслыгы нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була. 

    Заман  тәрбиячесе – югары әхлак сыйфатларына ия булган, киң карашлы кеше булырга тиеш.  Ул үз укучыларының эчке рухи дөньясын үз вакытында, дөрес тоемлап,  аңлап эш итүче дә.    Шулай ук  заман тәрбиячесе   укучыларының һәркайсын яхшы белергә, үз итәргә, бертигез дәрәҗәдә якын күрергә тиеш.

      XXI гасыр тәрбиячесе өчен иң кирәкле сыйфатлар–  минемчә, түбәндәгеләр:   түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату.
Балаларны ярату нәрсә соң ул? Минемчә, моның өчен менә нинди шартлар булу шарт:
 – тәрбиячегә балалар белән аралашу кызыклы булу;
–  балаларның эшләре, уй-хыяллары тәрбиячегә  тәэсир итү;
 –     бергәләп уйнау, эшләү тәрбиячегә дә, укучыга да канәгатьлек китерү;
– балаларга үрнәк булу һәм үз артыннан ияртә алу;
 – һәр укытучының профессиональлеккә омтылып яшәве.
     Балаларга мәхәббәт кешегә тумыштан бирелә, чөнки ярата белергә өйрәтеп булмый, ә профессиональлек — һәр укытучының эш тәҗрибәсе барышында үзендә булдырылырга тиешле сыйфат. Әгәр дә укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгеч шундый сыйфатлар җыелмасына ия булса, ул һөнәрнең фундаментын сала һәм аннан өметле укытучы чыгар дигән ышаныч бар. Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе, үткәргән чаралары кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», –димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк,  тәрбияче-укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

    Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы укучыларны  бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши.

ТӘРБИЯ ЭШЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

    Тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш та­ләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр (милли культура — Россия культурасы — дөнья куль­турасы) булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү (туган як тарихы, Россия һәм Татарстан символикасы, Татарстан һәм хәзерге заман бергәлеге, туган йортың, авылың, районың, шәһәрең белән горурлану хисе), хезмәт тәрбиясе һәм балаларның алга таба тормыш итү планнары (икътисад, эшмә­кәрлек, маркетинг, гаилә бюджеты), гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.

Мәктәп коллективларына тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне билгеләү аеруча мөһим. Алар гадәти (традицион) технологияләр (класс сәгатьләре, телдән журналлар, этик әңгәмәләр); дискуссия технологияләре (дис­пут, «Бәхәс» клублары, конференция, рефе­ратлар язу һәм аларны «яклау», проектлар төзү); милли белем һәм тәрбия бирү техноло­гияләре (Сабантуй, «Нәүруз», татар сөлгесе бәйрәме, «Алсу» салоны, түбәтәй чигү һ.б.); телевизион технологияләр («Тема», «Йолдыз­лы сәгать», «Тапкырлар һәм зирәкләр» клубы); күмәк иҗади эшләр һәм төп эшләр (фәннәр фестивале, класста «Ярдәм» фирмасы, «Бәй­сез хокукый контора»: балалар хокукларын як­лау, адвокат эшчәнлеге); стандарт булмаган технологияләр (эшлекле һәм рольле уеннар, «Мин үзем» дигән ситуатив һәм педагогик мәсьәләләр чишү; «Карт-бланш», «Пушкин һәм Тукай дөньясында» әдәби-музыкаль салон); педагогика фәннәре докторы Н.Е.Щуркова тәкъдим итә торган технология- импровиза­цияләр.
                                                                                                                                              

  1. Класс җитәкчесе – сыйныфның төрле юнәлеш буенча эшчәнлеген оештыручы, шәхеснең үсешенә ярдәм итүче, тормышта килеп туган проблемаларының чишү алымнарын аның күңеленә салучы.
  2.     Класс җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Класс җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән класста дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Класстагы педагогик тәрбиянең төп максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә, үстерүгә юнәлгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Аларның һәркайсының шул хезмәте бер юнәлешкә туплансын, максатлырак һәм үтемлерәк булсын өчен, даими бер үзәк – җыеп, туплап торучы даими бер көч кирәк. Класс җитәкчесе, гади генә итеп әйткәндә, әнә шундый бер туплаучы, юнәлешләрне берләштерүче үзәк ул. Үз эшчәнлегендә һәр нәрсәне искә алып, фәннәрне үзләштерүне һәм тәрбия максатларын да бербөтен итеп күзаллап, класс җитәкчесе укучылар тормышында алыштыргысыз бер роль уйный.
  3.      Класс җитәкчесе класста тәрбия эше алып баруның бурычларын билгели. Тәрбия эшен системалы рәвештә алып бару – класс җитәкчесе төзегән планга карата булган таләпләрнең берсе. Бер класстан икенче класска күчкән балаларны тәрбияләүдәге дәвамлылык сакланырга, үткәндәге мәгълүматлар искә алынырга тиеш. Класс җитәкчесенең эш планын нинди дә булса катгый кысаларга тыгу, әлеге планда бертөрлелекне таләп итү, я булмаса башка төрле мәҗбүрилек ясау дөрес булмас иде. Тормыш үзе үк класс җитәкчеләре алдында төрледән- тәрле таләпләр куя һәм ул таләпләр класс җитәчесе елдан-елга төзеп килгән эш планнарында чагылыш таба бара. Класс җитәкчесенең эш планы класстан тыш һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыру буенча җаваплы җитәкче белән килешергә тиеш. Эш планы – ятлау яки яттан белү өчен билгеләнгән дәреслек-мазар түгел, ул – иҗади эш алып бару өчен бер юнәлнш. Класс җитәкчесенең эш нәтиҗәләрен бәяләү – аның эшләнлеге турында мәгълүмат алу дигән сүз. Бу мәгълүматны класс коллективы, алдагы өлгереш һәм тәрбия дәрәҗәсе күрсәтә. Укучының тәрбия дәрәҗәсен билгеләү һәрчак чагыштырмача, чөнки ул үзе үк билгеле бер вакыт өчен тәрбия дәрәҗәсен ачклау файдага гына – һәм менә шуны ачыклауда класс җитәкчесенең төп эше күренә. Укучыларның өлгерешен башка якларын, әхлак сыйфатларын бәяләгәндә класс җитәкчесе тагын өч төшенчәгә игътибар итәргә тиеш. Болар – акыл үсеше, хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия. Акыл үсешен дәрестә материалны тиз һәм өлгер рәвештә үзләштерә алу билгеләсә, хезмәт тәрбиясе исә хезмәтнең тәмен, кадерен, иҗтимагый һәм шәхси тормыштагы ролен күзаллый белү чагыла. Эстетик тәрбиянең нәтиҗәсен укучының сәнгатьне, матурлыкны рухи идеалларны таный белүе, шуларга омтылуы күрсәтә. Укучының тәрбиясен, тәрбия дәрәҗәсен билгеләүче мөһим күрсәткечләрнең берсе – аның үзлегеннән эш итә белүе, үзлегеннән укып, белемнәрне үзлегеннән ала һәм үзләштерә белүе, шуңа чын, ихлас күңелдән омтылуы.                    
Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2017
    Используются технологии uCoz