Төп бүлекләр
Тема тәкъдим ит

bn-minister

bn-teachers

bn-ege

Безнең баннер
Баннер коды:


Нәни чат
Сораштыру
Минем сайтны бәяләгез
Всего ответов: 21
Сайт кунаклары
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Иҗат җимешләре

Радиотапшыру "Укытучы- бөек исем"

Диктор тавышы яңгырый

Исәнмесез,  хөрмәтле радио тыңлаучылар! Микрофон алдында Ләйсән Сәүбанова.  “Укытучы –  бөек исем” радиотапшыруын  башлыйбыз.  Белгәнебезчә,  быелгы елны президентыбыз Дмитрий Медведев укытучы елы итеп игълан итте. Шушы уңайдан районнарда, республикабыз мәктәпләрендә  укытучы елына багышланган  төрле чаралар,  бәйгеләр үткәрелә.  Без дә бүгенге тапшыруыбызны мактаулы һөнәр ияләренә –укытучыларга багышлыйбыз.

Тапшыруыбызга кунакка Бәтке урта  мәктәбе укучылары Исламова Фирүзә, Әхмәтгалиева Альбина  һәм Исламова Алсуны чакырдык.  Ягез әле, дусларым, шушы сорауга җавап бирегезче. Кемнәр соң алар укытучылар?  Сүзне Фирүзәгә бирәбез.

Фирүзә.   Укытучылар...Кемнәр  соң  алар? Алар  – безне беренче булып белем юлына бастыручы тырыш кешеләр. Аларның тырышлыклары алтынга тиң,  чөнки гыйлемсез кеше – юк кеше, минемчә. Гыйлем алга киткән гасырда яшәгәнгә, без аны булдыра алганча тулы рәвештә алырга тиеш. Ә ул белемне безгә түкми-чәчми  җиткерүче  – укытучылар.  Алар –  гүзәл затлар!

Диктор.  Күңелегездә  беренче укытучыларыгыз  турында  нинди якты истәлекләр  саклана?   Бу сорауга Альбинаның җавабын тыңлыйбыз.

 Альбина.  Минем беренче укытучым Татьяна Михайловна Столярова  иде.  Ул тырыш,  тирән белемле укытучы.   Аның  кызыклы итеп дәрес бирүләре,  бәйрәм үткәрүләре – барысы да күңелдә саклана.

Ләйсән. Фирүзә,  ә синең беренче укытучың кем?  Аның турында  синең күңелеңдә  нинди истәлекләр уелып калган?

Фирүзә.     Минем беренче укытучым  Хатыпова Гүзәл Фоатовна булды.  Безне,  нәни балаларны,  укырга, язарга  өйрәтүче укытучым  ул.  Гүзәл Фоатовнаның дәресләре бик кызык,  мавыктыргыч үтә иде.  Үземнең башлангыч сыйныфларда укыганым бик истә калмаган,  ләкин менә әлифба бәйрәме беркайчан да  онытылмас,  ахрысы.  Чөнки бу бәйрәм безнең

тормышның башы һәм минем иң  беренче уңышка ирешүем иде.

Гүзәл апаның  үзенә килгәндә,  ул минем өчен, чын рәвештә,  укытучы идеалын чагылдыручы кеше.  Аның сын-кыяфәте, тавыш куелышы миндә идеаллылык хисе уята иде. Аның тырышлыгы юкка китмәвен мин чын - чынлап олы сыйныфларда укыганда  аңладым.  Рәхмәт сезгә,  Гүзәл Фоатовна!

Диктор.  Хәзер матбугат битләрендә,  телеведение,   радиолар аша яңа мәктәп проекты,  киләчәк укытучысы турында күп сөйлиләр. Сез ничек уйлыйсыз,   киләчәк укытучысына нинди сыйфатлар хас һәм ул нинди булырга тиеш?

Сүзне Алсуга бирәбез.

Алсу.  Киләчәк укытучысы  – тирән белемле,  үз эшен чын күңелдән башкаручы,  бала күңелен аңлаучы,  һәр балага кабатланмас шәхес итеп караучы ,  педагогик осталыгын арттыручы,  эзләнүне дәвам иттерүче шәхес.

 Киләчәк укытучысы –  яңалыклар,  үзгәрешләр белән танышып баручы,  яңа метод һәм алымнар,   яңа технологияләр,   эш ысулларын үз эшендә оста куллана белүче дә ул.

Минем уйлавымча,   ул – һәр яктан да үрнәк,   югары культуралы шәхес.

 Диктор.  Алсуның җавабы,  әлбәттә,  һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Сез ничек уйлыйсыз, сезнең укытучылар арасында шушы сыйфатларга ия  укытучылар бармы?

Албина.  Безнең барлык укытучыларыбыз да тирән белемле,  үз эшләрен яратып башкаручылар.

Диктор.  Килгән кунакларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.  Ә сездән укытучылар темасына багышланган  рубрикага  хатлар көтеп калабыз. Үзегезнең яраткан укытучыларыгыз,  аларның  мактаулы хезмәтләре турында язсагыз,  без бик шат булыр идек. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

                                                                     

Инша "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

                                                                                                                                                 

    Укытучылар...Кемнәр  соң  алар? Алар  – безне беренче булып белем юлына барстручы тырыш кешеләр. Аларның тырышлыклары алтынга тиң, чөнки гыйлемсез кеше – юк кеше, минемчә. Гыйлем алга киткән гасырда яшәгәнгә, без аны булдыра алганча тулы рәвештә алырга тиеш. Ә ул белемне безгә түкми-чәчми  җиткерүче  – укытучылар. Алар –  гүзәл затлар!

     Минем беренче укытучым  Хатыпова Гүзәл Фоатовна булды.  Безне,  нәни балаларны,  укырга, язарга  өйрәтүче укытучым  ул. Гүзәл Фоатовнаның дәресләре бик кызык, мавыктыргыч үтә иде. Үземнең башлангыч сыйныфларда укыганым бик истә калмаган,  ләкин менә әлифба бәйрәме беркайчан да  онытылмас,  ахрысы. Чөнки бу бәйрәм безнең

тормышның башы һәм минем иң  беренче уңышка ирешүем иде.

    Гүзәл апаның  үзенә килгәндә, ул минем өчен, чын рәвештә, укытучы идеалын чагылдыручы кеше.  Аның сын-кыяфәте, тавыш куелышы миндә идеаллылык хисе уята иде. Аның тырышлыгы юкка китмәвен мин чын - чынлап олы сыйныфларда аңладым.  Рәхмәт сезгә,  Гүзәл Фоатовна!

   2005  нче елдан безнең сыйныфны  Вәлиева Фирдәүсә Гависовна җитәкләде.  Беренче көннән алып  Фирдәүсә Гависовна һәр баланың тышкы кыяфәтен генә түгел, эчке кыяфәтен дә күзалларга тырышты. Бу психологик алым  чынлап та кирәк, чөнки сыйныфыбызда  төрле  дәрәҗәдәге гаилә балалары   укый иде. Беренче елларда Фирдәүсә Гависовна безгә тормыш кыенлыкларын әкият геройлары, табигать күренешләре аша аңлатса, үсә төшкәч без аның белән төрле диспутлар, класс сәгатьләре үткәргәндә аңлаштык. Кышын чанада, чаңгыда шуарга дип Фирдәүсә апа безне табигатькә алып чыга иде,  язын -көзен паркта сыйныфташларым белән җыелышып,  ул сөйләгән мавыктыргыч балачак мизгелләрен тыңлый,  ә татар теле дәресләрендә аның ярдәме белән каникул күренешләре турында иншалар яза идек.

   Көзен, сентябрьда, безне,  мәктәп укучылырын,   басуга  бәрәңге җыярга  чыгаралар. Анда  барып җитү  белән без, бала- чагалар басу тиңле  басуда төрлебез - төрле якка таралыша идек. Фирдәүсә Гависовна һәрберебезне үзебезнең рәт бәрәңгесенә бастырып  куя, без балалык белән ялкауланабыз. Шул вакытта да ул безне орышмый, ә һәрберебезнең күңеленә ачкыч  табып  эшләргә күндерә иде. Шуңа күрәдер дә без артта калмыйча, тырыша - тырыша эшли идек. Бәйрәмнәрне инде әйтәсе дә юк.  23 нче февраль,  8 нче март   җиттеме,  Фирдәүсә Гависовна бәйрәм программасы белән кичәнең күрке булып килеп тә баса иде.  Ул уеннар, ул җыр, ул бию, ул көлү- шаяру хәзер дә колагымда чыңлый кебек.  Хәтта минем әбием дә,  әниләр көненә  дип оештырылган концертны  хәзерге көнгә кадәр сагынып сөйли.

    Безнең сыйныф укучылары беренчеләрдән булып  ярдәмгә мохтаҗ  Шашарина Нина Александровнага ярдәм кулы сузды (Ул инде мәрхүм).  Без аның белән бик горурлана идек, чөнки ул инвалид булуына карамастан,  матур- матур  картиналар чигә иде.  Безнең сыйныф аңа булыша: өй җыештыра, гөлләренә су сибә, бәйрәмнәрдә  кичәләр  үткәрә иде. Шуның турында без хәтта клип төшереп,  район күләмендә беренче урынны яуладык. Нина Александровнаның шатлануы хәзер дә күз алдымда  кебек. Бу эш тә Фирдәүсә Гависовнаның тырышлыгы белән башкарылды.   

   Вәлиева Фирдәүсә Гависовна әле яхшы укытучы гына түгел, ул әле үрнәк әни дә. Ул ире – Фәнис Фарукович белән ике ул тәрбиялиләр. Әти - әниләренең тырышлыгы балаларында да чагыла , алар  тырышып белем алалар.

                                                                                                                                                                                          Фирүзә Исламова

 

                                                                                                                           Алия Фатихова шигырьләре                  

 

            

   

 

 

Яңгыр

 Кинәт кенә  кояш юкка чыкты,

Күкне  соры болыт каплады.

Күк күкрәде, яшен яшнәде дә

 Коеп  яңгыр ява башлады.

 Шыбыр- шыбыр  итеп яуды яңгыр,

 Җиргә төште һәрбер тамчысы.

Яңгыр үтте. Дөня матурланды.

 Һәр җирдә  дә чәчәкләр исе.

Салават күпере пәйда булды.

Төрле төсләр белән бизәлеп.

Урманнар, болыннар яшәрделәр,

Җиһанда саф һава, гүзәллек.

 

       

                                                                                                               

                                                   ЭТЕМ

                                      Минем этем Актырнак

                                     Мине бик тә ярата.

                                   Минем мәктәптән кайтканны

                                    Һәрвакыт көтеп ята.

                                

                                

                                  Мин киткәндә күңелсез ул                                              Мин мәктәптән кайтып кергәч,

                                  Җибәрәсе килмидер.                                                         Әй шатлана Актырнак. 

                                  Дуслар белән бергәләшеп                                                Уйный, тәпиләрен суза,  

                                  Йөрүемнән көнлидер.                                                        Менә шундый "зур колак"

                                                                                                                                                                                                                       

                              Бергәләшеп урам буйлап,                                                     Якын дустым Актырнакны

                              Узышабыз, уйныйбыз.                                                           Беркемнә дә бирмимен.

                             Төрле “эшләр башкарабыз”,                                                 Аның белән вакытның да

                             Бер дә кимен куймыйбыз.                                                      Һич үткәнен сизмимен.

                                                                                   

 

 

                                                                         

           

                                            Тукай абый шигырьләре.

 

        Тукай абый яши күңелләрдә

         Шигырләре чыңлый колакта.

         Әнкәм җырлый иде “Туган телен”

         Бишек җыры итеп бала  чакта.

      

                 

                   Шушы  җырны ишетеп үскәнгәдер,

                   Күңелләргә сеңеп калган ул.

                  Якын җанга аның шигырләре

                 Йөрәкләрдә урын алган ул.

                 Аның әкияттәге геройлары

                    Таң калырлык, батыр, кыюлар.

                        Тукай абый язган һәрбер шигырь

                    Янәшәмдә һәрчак булырлар.

 Районым да аның исемен йөртә,

Шуңа горурланып яшимен.

Киләчәктә Тукай абый кебек

Чын шагыйрь булырга телимен.

 

 

 

Вход на сайт
Сайттан эзләү
Матбугат

Мәгариф порталы
Хезмәттәшлек
Kitap.net.ru
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Телебез турында
Тел, сүз • Әдәп башы – тел. • Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. • Иле барның теле бар. • Татлы тел тимер капканы ачар. • Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот! • Үткен тел – бәхет, Озын тел – бәла! • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. • Телең белән узма, Белем белән уз. • Теленә салынган, Эшендә абынган. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре • Авыз күрке тел, телнең күрке сүз. • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын. • Дөрес сүзгә җавап юк. • Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. • Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын! • Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. • Хикмәтле сүз күп булмый. • Яман сөйләгән яхшы ишетмәс. • Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт. • Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе Сәлам һәм сорашу • Сорашканның гаебе юк. • Татлыга татлы җавап. • Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр. • Соравына күрә җавабы. • Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте. Сөйләшә белү • Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар. • Сүз сөйләсәң, ашыкма. • Сөйли белмәгән сүзенә батар. • Бер әйткәнне ике әйтмә. • Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә. Вакытында, урынында сөйләү • Сүзнең башыннан элек төбен уйла. • Яшьне ат базарында сорыйлар. • Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар. • Һәрбер сүзнең урыны бар. • Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Кешесенә күрә сөйләшә белү • Олы сүзен бүлдермә. • Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак. • Акыллыга әйтсәң белә, Тинкәккә әйтсәң көлә. • Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй. • Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
Сылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.

  • Copyright MyCorp © 2024
    Используются технологии uCoz