Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.
Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек.
Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.
Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кызлары арасында озын балтырлы, каюлы ботинкалар да очрый. Керәшен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табанлы күн итекләрне дә еш очратырга була.
Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары. Урал татарларының эш киеме комплексында башкортларга хас аяк киеме башымлы каталар, башымлы конҗырыклар очрый. Хатын-кызлар кәвешен тәбәнәк яки биек үкчәле, тәбәнәк артлы итеп теккәннәр. Аяк башына гына киелә торган артсыз аяк киеме башмак була. Халык телендә кәвеш белән башмакның аермасы бик беленми. Еш кына каеп яки алтын-көмеш укалар белән чигеп бизәлгән күн кәвешләрне дө башмак дип атау очраклары бар (каюлы, укалы, энҗеле, бәрхет башмаклар). Артсыз башмакларны гадәттә өй эчендә кигәннәр.
Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Чепца елгасының югары агымында яшәүче татарлар җәен чабата белән кияр өчен махсус киндер оеклар булдырганнар.
Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.