Сайт кунаклары
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Борнаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысының "Әдәбиятта ана һәм ятимнәр образы" темасына эшләнгән презентациясе
Презентацияне әдәбият дәресләрендә сугыш темасына әсәрләр өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.
БДИ га әзерләнү буенча материаллар
Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен хат язу үрнәкләре
Муса Җәлил иҗатына багышланган презентация
6 нчы сыйныф укучылары белән "Шарт фигыльнең шарты нидә?" темасына үткәрелгән дәрескә презентация
Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясендә VI Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды делегатлары әнә шул хакта фикер алышты. Директор Камәрия Хәмидуллина кунакларга бу мәсьәлә татар башкаласында да хәтәр кискен булуын ассызыклап үтте. “Массакүләм мәгълүмат чаралары аерым утрауда яшәгән кебек. Хәзер гаиләләр почтага барып менә бу газета-журналларга язылыйк әле, дип әйтергә ашыкмый. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да татар телен газета-журналлардан укып өйрәнүен әйтеп үткән иде. Татар телен үстерик, саклыйк дисәк, татар телендәге матбугатның даими укучылары да булырга тиешбез”, - ди ул.
15 нче августта Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республикакүләм август киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. “Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына әзерләнгән киңәшмәнең пленар утырышының турыдан-туры видеотрансляциясе тәкъдим ителә.
Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнаша.
Август киңәшмәсенең онлайн-трансляциясе Интернет челтәрендә http://veratiz.ru:88/player/ адресы буенча оештырыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм август киңәшмәсе узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнашты. Киңәшмә "Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган иде. Бу киңәшмәдә шулай ук узган елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы планнар турында сүз барды.
Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли мәктәпләр өчен татар, рус телендә предметны камил аңлата алган, үз фәнен яхшы белгән иҗади белгечләр әзерләмәсәк, милли мәктәп язмышына куркыныч яный дигән сүз. Ул гына да түгел, заман бүген бездән ике телне генә түгел, ә өч телне белгән һәм өч телдә дәрес бирергә сәләтле кадрлар әзерләүне таләп итә”, - дип басым ясады Энгель Фәттахов.
Матбугат
Мәгариф порталы
Телебез турында
Тел, сүз
• Әдәп башы – тел.
• Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел,
Иң ачы нәрсә дә - тел.
• Иле барның теле бар.
• Татлы тел тимер капканы ачар.
• Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
• Үткен тел – бәхет,
Озын тел – бәла!
• Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
• Телең белән узма,
Белем белән уз.
• Теленә салынган,
Эшендә абынган.
Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре
• Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
• Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
• Дөрес сүзгә җавап юк.
• Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.
• Сүзең кыска булсын,
Кулың оста булсын!
• Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
• Хикмәтле сүз күп булмый.
• Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
• Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.
• Сүздә төртү яман,
Авыруда чәнчү яман.
Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе
Сәлам һәм сорашу
• Сорашканның гаебе юк.
• Татлыга татлы җавап.
• Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.
• Соравына күрә җавабы.
• Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.
Сөйләшә белү
• Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар.
• Сүз сөйләсәң, ашыкма.
• Сөйли белмәгән сүзенә батар.
• Бер әйткәнне ике әйтмә.
• Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
Вакытында, урынында сөйләү
• Сүзнең башыннан элек төбен уйла.
• Яшьне ат базарында сорыйлар.
• Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
• Һәрбер сүзнең урыны бар.
• Сүз уңае килгәндә,
Сүтегеңне ямап кал!
Кешесенә күрә сөйләшә белү
• Олы сүзен бүлдермә.
• Акыллыга ишарәт,
Ахмакка тукмак.
• Акыллыга әйтсәң белә,
Тинкәккә әйтсәң көлә.
• Акыллы сүзгә кул куй,
Акылсызга юл куй.
• Суны сип сеңәр җиргә,
Сүзне әйт сыяр җиргә.